Әгерҗелеләр өчен сайлау көне чын бәйрәмгә әверелде
Әгерҗедәге сайлау участокларында иртәнге сәгатьләрдән башлап, көнозын дәртле татар музыкасы сайлаучыларны тавыш бирергә чакырып торды. Ә район Мәдәният сарае каршында районыбызның талантлы сәхнә осталары сайлауларга килүчеләрнең кәефен тагын да күтәреп җибәрде. - Көне дә бигрәк матур, кояшлы, чын бәйрәм инде бүген. Шундый мөһим сайлауларга ничек бармыйсың инде?! Әнә -ВЫБОРЫ" дип...
Әгерҗедәге сайлау участокларында иртәнге сәгатьләрдән башлап, көнозын дәртле татар музыкасы сайлаучыларны тавыш бирергә чакырып торды. Ә район Мәдәният сарае каршында районыбызның талантлы сәхнә осталары сайлауларга килүчеләрнең кәефен тагын да күтәреп җибәрде.

- Сәламәтлеге буенча сайлау участокларына тавыш бирергә килә алмаучылардан гаризаларны көндезге сәгать 2гә кадәр кабул иткәннән соң, участок комиссиясе әгъзалары күчмә урналар, бюллетеньнар алып, адреслар буенча киттеләр. 2нче шәһәр мәктәбендәге 463нче сайлау участогында иллегә якын сайлаучыдан гариза кергән булган. Без дә алар белән юлга чыгабыз. Өлкәннәрнең участок сайлау комиссиясе әгъзаларын күбесе кунак көткәндәй көтеп торалар. Әнә 85 яшенә җитеп килүче тыл ветераны Нина Мерзлякова:
- Беркайчан да сайлауга бармый калганым юк иде. Менә хәзер аяклар тыңламый башлагач, беренче тапкыр сезне өйгә чакырырга туры килде инде, - дип каршы алды комиссия әгъзаларын. - Бүген иртәдән бирле телевизордан Татарстаныбызда сайлауларның барышын бик бирелеп карыйм. Шундый матур, тыныч тормышыбыз дәвам итсен, республикабыз тагын да алга китсен, башкаларга һәрчак үрнәк булсын өчен бик шатланып тавыш бирәм, - диде ул.




19сәгать 30 минутка Әгерҗе районында сайлаучыларның 80 проценттан артыгы тавышларын бирделәр.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз