Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әгерҗелеләр дә Хөкүмәт ярдәменнән файдалана ала

    Быелдан башлап Татарстанда шәхси ярдәмчел хуҗалыкларны (ЛПХ) махсус закон яклый. Бу хакта яңа ел алдыннан Татарстан Дәүләт Советы депутатлары закон проекты кабул иттеләр. Аның кысаларында республиканың крестьян-фермерлык хуҗалыкларына 200 миллион сум матди ярдәм бүлү каралган. Бу безнең райондагы 7041 шәхси ярдәмче хуҗалыкка да кагыла. Һичьюгы, кәҗә асра Моңа кадәр дә...

    Быелдан башлап Татарстанда шәхси ярдәмчел хуҗалыкларны (ЛПХ) махсус закон яклый. Бу хакта яңа ел алдыннан Татарстан Дәүләт Советы депутатлары закон проекты кабул иттеләр. Аның кысаларында республиканың крестьян-фермерлык хуҗалыкларына 200 миллион сум матди ярдәм бүлү каралган. Бу безнең райондагы 7041 шәхси ярдәмче хуҗалыкка да кагыла.

    Һичьюгы, кәҗә асра

    Моңа кадәр дә районда шәхси хуҗалыкларга ярдәм күрсәтүгә тәгаенләнгән күп кенә республика программалары эшләп килә иде инде. Әйтик, узган ел 2015 сыерны тоту өчен өчәр мең сум, 695 кәҗәгә берәр мең сум акча бирелде.

    - Хөкүмәт быел да мондый ярдәмне күрсәтергә җыена, әлеге максатларга акча бүленде инде. Терлек хуҗаларының авыл җирлекләре Советларына мал башы турында дөрес мәгълүмат җиткерүләре генә сорала, - диде күптән түгел авыл җирлекләре башлыклары катнашында узган киңәшмәдә авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Дилүс Гатауллин.

    - Безнең кәҗә берәү генә. Узган ел аны асрау өчен бер мең сум акча бирелгәч бик шатландык. Кәҗә асрауга әллә ни чыгымнар китми бит. Шуңа шәхси хуҗалык өчен бик яхшы ярдәм инде бу, - ди Сәхрәдән Миңниса Әүхәдиева.

    2015 елда сыер асраучыларга ташламалы шартларда ("60/40" программасы буенча) сыер саву аппараты сатып алу мөмкинлеге дә тудырылды. Шул рәвешле, районда 38 хуҗалык ташламалы шартларда сыер саву аппараты сатып алды.

    - Эшебез бермә-бер җиңеләйде, - дип сөенәләр Биектауда сыер хуҗалары аппарат белән савуның никадәр уңайлы булуына ишарәләп.

    Сүз уңаеннан: ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы уздырган киңәшмәдә әлеге программаның 2016 елда да дәвам итәчәге әйтелде. Бу хакта газетабыз битләрендә дә хәбәр итәрбез әле.

    Башмак тана кирәкме?

    Хөкүмәт башмак тана сатып алучыларга да ярдәм итә. Махсус программа буенча сатып алынган һәр терлек өчен 15 мең сум субсидия бирү каралган. Тик биш терлеккә кадәр генә субсидияләнә. Мәсәлән, бер тана өчен - 15 мең сум, 5 тана өчен 75 мең сумны кире кайтарырга була.

    - Тагын бер шарты - терлекне шәхси хуҗалыклардан түгел, ә "Наҗар", "Сарсак-Омга", "Нәүрүз" кебек юридик затлардан сатып алу. Бу уңайдан "Сарсак-Омга" ширкәте белән килешү бар. Әлеге хуҗалыкта бүген нәселле башмак таналарны бер төркемгә туплау бара. Хөкүмәтнең шундый шарт куюын бары хуплыйм гына мин. Чөнки эре хуҗалыклардагы терлек, беренчедән, ветеринар тикшерүе узган, икенчедән, нәселле. Ә мондый терлекнең киләчәктә сөтне күбрәк бирәчәген һәм хуҗага күбрәк табыш китерәчәген аңлатып тору артыктыр, - ди Дилүс Гатауллин.

    Хөкүмәтнең бу төр ярдәменнән Тирсә, Сарсак-Омгадан берничә хуҗалык файдаланырга да өлгергән инде.

    - Узган ел өч сыерыбыз бар иде, берсен саттык. Шуның урынына "Сарсак-Омга" ширкәтеннән башмак тана сатып алдык. Документлар рәсмиләштерү белән бернинди проблема да булмады. 15 мең сум субсидияне дә бик тиз күчерделәр. Шулай итеп, 15 мең сумны янга калдырдык, - дип сөенә Сарсак-Омгадан Надежда Абидина.

    Мини-ферма сал

    Сөт юнәлешендәге мини-ферма төзегән очракта да 200 мең сумга кадәр акчаны кире кайтару мөмкинлеге бар.

    - Бу программада катнашуга райондагы 131 хуҗалык дәгъва кыла ала бүген. Чөнки нәкъ шуның кадәр хуҗалыкта өчәр һәм артыграк сыер асрала. Әлеге программага керү өчен иң төп шартларның берсе - өчтән артык сыерың булу һәм мини-ферманы 8 йә артыграк сыер сыярдай итеп төзү, - ди Дилүс Гатауллин.

    - Программада катнашу өчен документлар җыюда аңлашылмаучылыклар килеп чыгарга мөмкин. Чөнки смета расчеты һәм башка шундый көндәлек тормышта очрамый торган документлар рәсмиләштерәсе бар. Тик борчылырга ашыкмагыз, чөнки бу ягы да уйланылган. "Төзелеш идарәсе" предприятиесендә әлеге эш белән шөгыльләнү өчен инженер билгеләнеп куелган, 23130 телефоны аша Лилия Барековага мөрәҗәгать итәргә була. Әлеге программаларга кагылышлы барлык сорауларыгызны 22404 телефоны буенча район авыл хуҗалыгы идарәсенә бирә аласыз.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: