Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗелеләр - “Ел хәйриячесе“ бәйгесе җиңүчеләре

Эшмәкәрләр, җитәкчеләр арасында үз кесәләре турында гына кайгыртмыйча, ятимнәр, инвалидлар, ялгыз өлкәннәр, күпбалалы гаиләләр, мәчетләр, чиркәүләр, балалар йортлары, картлар интернатларына, туган мәктәбенә ярдәм итүче изге күңелле, олы йөрәкле затлар елдан-ел арта. Алар изгелекне башкалар күрсен, белсен, үзләрен таныту өчен түгел, ә йөрәкләре, намуслары кушканча эшлиләр. Андый мәрхәмәтле затларны Татарстан җитәкчелеге...

Эшмәкәрләр, җитәкчеләр арасында үз кесәләре турында гына кайгыртмыйча, ятимнәр, инвалидлар, ялгыз өлкәннәр, күпбалалы гаиләләр, мәчетләр, чиркәүләр, балалар йортлары, картлар интернатларына, туган мәктәбенә ярдәм итүче изге күңелле, олы йөрәкле затлар елдан-ел арта.
 
Алар изгелекне башкалар күрсен, белсен, үзләрен таныту өчен түгел, ә йөрәкләре, намуслары кушканча эшлиләр. Андый мәрхәмәтле затларны Татарстан җитәкчелеге дә хөрмәтли, башкаларга үрнәк итеп күрсәтә.
Республикада традицион рәвештә үткәрелә торган "Ел хәйриячесе" бәйгесе ел саен шундый изге күңелле затларны ачыкларга ярдәм итә.
Бу атнада 2015 ел нәтиҗәләре буена "Ел хәйриячесе" исеменә лаек булган җиңүчеләр билгеле булды. Безнең районнан бу мактаулы исем менә кемнәргә бирелде:
Әгерҗенең танылган эшмәкәре, "СтройГрад" төзелеш компаниясе директоры Илнур МИФТАХИЕВ;
туган авылы Кырындыда мәчеткә янкорма төзеткән, зиратны төзекләндерүгә даими ярдәм күрсәтүче, Сабан туе, көрәш ярышларында җиңүчеләрне бүләкләүче, райондагы күп кенә спорт ярышларының иганәчесе Ижау эшмәкәре Вилнур ГАЛИЕВ.
Яңа Акхуҗада туып-үскән якташыбыз, "Генерирующая компания" җәмгыяте генераль директоры Рәүзил Хаҗиев та "Эре һәм урта предприятиеләр" номинациясендә "Ел хәйриячесе" исеменә лаек булды. Ул җитәкләгән компания күп еллар инде Минзәләдәге Картлар һәм инвалидлар интернатына шефлык итә.
Җиңүчеләрне 14 апрельдә Казанда Президент Рөстәм Миңнеханов үзе хөрмәтләячәк.
Әлеге тантанага елның-елында күпбалалы гаиләләрне дә чакыралар. Быел мондый бәхет Әгерҗедән өч бала тәрбияләп үстергән Ринат-Наталья Мөхәмәтҗановларга елмайды.
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев