Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗелеләр игътибарына: биш йөзнең өч йөзен кире кайтаралар

Ветеринария хезмәткәрләре шәхси хуҗалыклардагы малларга диагностика һәм дәвалау-профилактика чаралары уздыра башладылар. Район ветеринария берләшмәсе белгечләре малларыгызга котыру, себер язвасына каршы прививкалар куячаклар. Бер үк вакытта йорт хуҗалары белән хайваннарыгызга ветеринария хезмәте күрсәтү буенча килешү төзиячәкләр. Килешү төзегәннән соң ветеринария хезмәте өчен һәр терлеккә (савым сыерга) 500 сум акча түләргә кирәк....

Ветеринария хезмәткәрләре шәхси хуҗалыклардагы малларга диагностика һәм дәвалау-профилактика чаралары уздыра башладылар. Район ветеринария берләшмәсе белгечләре малларыгызга котыру, себер язвасына каршы прививкалар куячаклар. Бер үк вакытта йорт хуҗалары белән хайваннарыгызга ветеринария хезмәте күрсәтү буенча килешү төзиячәкләр.
 
Килешү төзегәннән соң ветеринария хезмәте өчен һәр терлеккә (савым сыерга) 500 сум акча түләргә кирәк. Әлеге бәягә язгы һәм көзге дәвалау-профилактика чаралары керә. Хөкүмәт бер баш сыер өчен түләгән 500 сумның 300ен сезгә кире кайтарачак. Әлеге субсидияне алу өчен авыл җирлеге Советына килеп, субсидия бирүләрен үтенеп гариза язарга, ветеринария хезмәте өчен килешүне һәм акча түләвегез турында квитанцияне тапшырырга кирәк.
Тагын бер тапкыр исегезгә төшереп үтәм, котыру авыруына, себер язвасына каршы прививка, туберкулез, бруцеллезга тикшерү - бушлай, кан алу, лейкозга тикшерү, кигәвенгә каршы эшкәртү хезмәтләре түләүле.
Ветеринария хезмәте күрсәтү буенча сорауларыгыз булса, 24613, 24642 телефоннарына шалтыратыгыз.
Ольга АКУЛОВА,
ветеринария берләшмәсе начальнигы урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев