Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗелеләр колагына: бармаксыз каласыгыз килмәсә, кагыйдәләрне үтәгез

15 декабрьдән 10 январьга кадәр Татарстанда янгынга каршы көрәш көннәре игълан ителде. Районның күзәтү эшчәнлеге бүлекчәсе хезмәткәрләре дә һәркемне янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүгә аеруча җитди карарга чакыралар. Бармаксыз калма Язма башында узган елгы Яңа елның кемнәр өчен фаҗигагә әверелүен искә төшерик әле. 27 декабрь. Зәй, Нефтяниклар проспекты. Шәхси йорт ишегалдында...

15 декабрьдән 10 январьга кадәр Татарстанда янгынга каршы көрәш көннәре игълан ителде. Районның күзәтү эшчәнлеге бүлекчәсе хезмәткәрләре дә һәркемне янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүгә аеруча җитди карарга чакыралар.

Бармаксыз калма

Язма башында узган елгы Яңа елның кемнәр өчен фаҗигагә әверелүен искә төшерик әле.

27 декабрь. Зәй, Нефтяниклар проспекты. Шәхси йорт ишегалдында фейерверк атканда 7 яшьлек малай җәрәхәт алган.

31 декабрь. Казан, Челюскин урамы. Бер фатирда бенгаль утларын кабызганда 9 яшьлек малай яраланган.

1 январь. Казан. Пиротехника кулланганда 10 яшьлек малайның кулында петарда шартлаган.

5 январь. Казан, Индустриальная урамы. Пиротехника шартлатканда 8 яшьлек малайга зыян килгән.

- Әлеге очракларның кайсында баланың кулы, кайсында бармаклары җәрәхәтләнгән, тиреләре өзгәләнгән очраклар да бар, - дип ачынып сөйли күзәтү эшчәнлеге бүлекчәсе начальнигы Айрат Шәйдуллин.

Шуңа күрә пиротехниканы кулланганда кагыйдәләрне бер генә минутка да истән чыгармагыз.

Беренчедән, бенгаль утлары, хлопушкадан кала, пиротехник әйберләрне сәнәгать объектлары, транспорт инфрастуктурасы, ягулык-энергетика комплексы чикләреннән 500 метрдан да якын, йорт, авыл хуҗалыгы объектлары, автомобиль юлларыннан 50 метрдан да якын урында шартлатырга ярамый.

Район башкарма комитеты безнең районда андый урын итеп ипподромны билгеләде. Моннан тыш, шәһәрнең көнчыгыш өлешендәге буш урында да куллану тыелмый.

Фейерверкларны һәм петардаларны бина эчләрендә, балкон һәм лоджияләрдә атарга ярамаганлыгын тагын бер кат исегезгә төшерәбез.

Тагын бер кагыйдәне истә тотыгыз. Үзегезне һәм башкаларны куркыныч астына куясыгыз килмәсә, сертификацияләнгән товарны бары тик ябык сату нокталарыннан гына алыгыз. Ә файдаланганчы инструкциясен ныклап өйрәнегез.

Күзәтү эшчәнлеге бүлекчәсе бу көннәрдә протехника сату белән шөгыльләнүче нокталарны тикшерә. Әгәр сатучылар пиротехника сатуга кагылышлы кагыйдәләрне белмиләр икән, алар белән www.ohranatruda.ru сайтында таныша алалар.

Планнан тыш тикшерүләр

Инспекторлар районда Чыршы бәйрәмнәре уздырылачак 27 объектны да тикшергәннәр. Аларда эвакуация планнары эшләнгән, урыннарда инструктажлар уздырылган.

- Узган ел эвакуация юлларының ябык булуы, узып йөрү юлында кирәкмәгән әйберләрнең куелуы күзәтелсә, быел мондый җитешсезлекләр ачыкланмады. Бу җитәкчеләрнең әлеге эшкә бик тә җаваплы каравы турында сөйли. Рәхмәт аларга! - ди Айрат Шәйдуллин.

Планнан тыш рейдлар дәвам итә. Яңа ел каникулларында хастаханә, "Наз" приюты, коррекцион мәктәп-интернат кебек мөһим социаль объектларны төннәрен дә тикшерәчәкләр. 3-10 январьда кышкы лагерь оештырылачак Красный бордагы "Алмалы" лагере да ныклы күзәтүдә булачак.

Балаларны ялгыз калдырмагыз

Бәйрәмнәрдә әти-әниләр кунакка йөрергә яраталар. Хөрмәтле әти-әниләр, балаларның ялгызын гына калдырып китмәгез. Быел гына да Татарстанда янгын вакытында 15 бала һәлак булды, 14е җәрәхәтләр алды. Шуларның алтысы - караучысыз калган балалар.

Гирляндалар белән дә сак булыгыз! Сертификацияләнгән товар гына алыгыз, ватык гирляндалардан файданмагыз, аларны төнгә яндырып калдырмагыз.

Белешмә:

15 декабрьдән 10 январьга кадәр янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен штраф күләме бермә-бер арта. Бу көннәрдә гражданнарга - 2-4 мең, вазифаи затларга - 15-30 мең, юридик затларга 400-500 мең сум штраф каралган.

Екатерина САМСОНОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев