Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗелеләр колагына: “Боз иртәрәк китәр“, - диләр

Быелгы кышны һич аңларлык булмады. Февраль бураннарын көткәндә көннәр җылытып җибәрде, яңгырга кадәр яуды. Яз иртә килә дип торганда бу атнада температура төннәрен 15-20 градуска кадәр төште. Кыскасы кыш белән яз көрәшә әле бу араларда. Ничек кенә булмасын, бусагада - яз һәм язгы ташу. Аяк киемеңне алдан киен Елы елы...

Быелгы кышны һич аңларлык булмады. Февраль бураннарын көткәндә көннәр җылытып җибәрде, яңгырга кадәр яуды. Яз иртә килә дип торганда бу атнада температура төннәрен 15-20 градуска кадәр төште. Кыскасы кыш белән яз көрәшә әле бу араларда. Ничек кенә булмасын, бусагада - яз һәм язгы ташу.
Аяк киемеңне алдан киен
Елы елы белән язгы ташудан шактый зыян күрүче Иж-Бубый, Тирсә халкы быел да хафага төшкәндер инде. Әмма елгаларда боз китүнең, ташуның ничек буласын берәү дә төгәл генә әйтә алмый. Шуңа күрә язгы ташуга алдан әзерлек чаралары күрү бик тә мөһим. Узган атнада районда язгы ташуга әзерлек комиссиясенең чираттагы утырышында сүз шул турыда барды.
Комиссия әгъзалары иң элек һәвәскәр балыкчыларны боз өстендә балык тотудан, балаларның язгы каникул көннәрендә елга буйларында, боз өстендә уйнауларын тыю турында сөйләштеләр. Быел гына да Татарстанда алты балыкчы боз астына китеп, һәлак булган, 59ын коткарып кала алганнар. Борынгылар язгы боз ястык калынлыгында булса да ышанма дип белми әйтмәгәннәр инде. Бу көннәрдә үз территорияләрендә елга-күлләр булган авыл җирлекләре башлыклары елга буйларына "Боз өстенә керү катгый тыела" дигән язулар урнаштырырга тиеш. Елга өсләренә авып төшкән агачлар боз китүгә комачауламасын өчен тиз арада кисеп, боз өстен алардан, зур габаритлы чүпләрдән, күпер асларын, торбаларны чистарту да мөһим.
Шәхси йорты белән яшәүчеләргә дә су ташу чорына әзерлекне хәзер үк башларга кирәк. Яхшы хуҗа идән асларына, абзар-кураларга су кермәсен өчен бүгеннән үк канауларны, торбаларны чистарта, түбәдәге карларны төшерә. Су басу куркынычы булган авылларда хуҗалар мал-туарын, кош-кортын биегрәккә күчерү өчен махсус урынны да алдан көйләп куя. Документларны, көндәлек куллана торган даруларны, башка иң мөһим кирәк-яракларларны да үзең белән тизрәк алып чыгып китү өчен алдан әзерләп куярга кирәк.
- Безнең Иж-Бубый халкына су басуга ничек әзерләнергә кирәклеген өйрәтеп торасы юк. Гомер буе яшәгәч, су ташуларның ниндиләрен генә күрмәделәр. Шуңа күбесе алдан ук аяк киенеп куялар. Шулай да без, боз ташу булып, шәхси хуҗалыкларны су басса, беренче ярдәмне күрсәтергә әзер, - ди Иж-Бубый җирлеге башлыгы Раиф Ваһапов.
Ташу кайчан булыр?
Әлегә бу сорауга метеорологлар да әйтә алмый. "Яз март аенда килә диюләре һич тә дөрес түгел. Чын яз апрель башында киләчәк", ди Россиянең баш метеорологы. Синоптиклар, башка еллар белән чагыштырганда, быелгы язгы ташу вакытында халыкка әллә ни зыян килмәс дип ышандыралар. Кар запасы күп түгел, су кискен артмас дигән өмет тә зур. Шулай да Әгерҗе районы Татарстанда кар аеруча күп булган биш төбәкнең берсе икәнен дә искәртеп үтәргә кирәк.
Язны зарыгып көтсәк тә, ул безгә күңелсезлекләр, куркыныч су басулар алып килмәсен иде . Хәерле язлар булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев