Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әгерҗелеләр Польшага бабаларының каберен эзләп барганнар

    Польшаны саклаганда батырларча һәлак булган дәү бабабызның каберенә чәчәкләр салу турында күптәннән хыяллана идек без. Узган ел Польшага баруыбыз күңелдә озак сакланыр әле. ....70 елдан соң безгә бабайның Польша җирендә батырларча көрәшүе, тиң булмаган көрәштә биш дошманны юк итүе, берсен әсирлеккә алуы, ә үзенең һәлак булуы турында хат килеп иреште....

    Польшаны саклаганда батырларча һәлак булган дәү бабабызның каберенә чәчәкләр салу турында күптәннән хыяллана идек без. Узган ел Польшага баруыбыз күңелдә озак сакланыр әле.

    ....70 елдан соң безгә бабайның Польша җирендә батырларча көрәшүе, тиң булмаган көрәштә биш дошманны юк итүе, берсен әсирлеккә алуы, ә үзенең һәлак булуы турында хат килеп иреште. Анда бабай хезмәт иткән полк һәм дивизия дә күрсәтелгән иде. Әлеге хат әнинең төн йокысын качырды. Ул интернет аша совет гаскәрләренең ничек хәрәкәт итүен өйрәнеп, төрле сайтларда совет солдатларын эзләүгә багышлангана форумнарда һәм фикер алышуларда катнашып, бабайның кайда күмелүен ачыклый алды. Бу урын Польшаның Сьрод-Сленск шәһәре булырга тиеш икәнлеген исәпләп чыгардык. Әлеге урынга бару турында күптәннән хыяллансак та, бераз куркыта иде. Тик бабабыз һәлак булган, күмелгән урынга баш ию теләге җиңде.

    Без башта самолетта Чехиягә очтык. Әлеге республика гадәти булмаган архитектурасы, ачык күңелле кешеләре белән истә калды. Чехиянең күп кенә биналарында рус мәдәнияте чагылышын күрергә була, менюларында рус милли ашлары да урын алган.

    Вроцлавага без туристик автобуста бардык, Сьрод-Сленскига кадәр калган араны маршрут автобусында үтәргә туры килде.

    Кунакханәгә урнашу белән бабабыз җирләнгән мемориалны эзләү теләге белән яна башладык. Шәһәр зиратын тапсак та, беренче көнне батырлар һәйкәлен күрү бәхетенә ирешә алмадык.

    Икенче көнне ике кызыл йолдыз уелган капканы күреп, мемориал шунда булырга тиеш, дип фаразладык. Ялгышмаганбыз. Яшеллеккә һәм матур агачларга күмелгән бу урын мемориал булып чыкты. Каберләр арасыннан йөри-йөри бабабызныкына килеп чыктык.

    Ниһаять без, бабайның оныклары Раушания, Аида һәм мин, дәү бабайның кабере янында басып торабыз. Күңелдәге тойгыларны сүзләр белән генә аңлатырлык түгел, ике күздән яшь ага. Моңа кадәр без бабай турында әбиебез сөйләгәннәрдә генә ишетеп белә идек бит. Ә әбиебез соңгы көненә кадәр бабайны көтте, аның исән-сау кайтырына өметен өзмәде.

    Вакыт бик тиз узды, ә безнең биредән китәсе килмәде. Мемориалдагы чисталык-пөхтәлек, каберләрнең караулы булуы гына күңелебезне бераз тынычландырды. Тик бирегә кабат әйләнеп кайту теләге күңелнең бер почмагына кереп утырды. Батыр солдатлар һәйкәленә чәчәкләр салып, бабай белән саубуллашсак та, киләчәктә бирегә тагын килербез дигән уй белән кайтып киттек туган якларга.

    Алина ИСХАКОВА.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: