Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әгерҗелеләр, сак булыгыз, грипп ишек шакый

    Гриппның күтәрелеше февральдә булыр дип көтелә. Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган видеобрифингта хәбәр ителде. - Бездә әлегә грипп белән авыручылар юк. Шулай да салкын тидереп мөрәҗәгать итүчеләр саны көннән-көн арта. Әйтик, элегрәк бер көнгә медицина учрежениеләренә ОРВИ белән 20-24 кеше мөрәҗәгать итсә, соңгы вакытларда 50дән артып китте. Күпчелеге...

    Гриппның күтәрелеше февральдә булыр дип көтелә. Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган видеобрифингта хәбәр ителде.

    - Бездә әлегә грипп белән авыручылар юк. Шулай да салкын тидереп мөрәҗәгать итүчеләр саны көннән-көн арта. Әйтик, элегрәк бер көнгә медицина учрежениеләренә ОРВИ белән 20-24 кеше мөрәҗәгать итсә, соңгы вакытларда 50дән артып китте. Күпчелеге - балалар, - ди район үзәк хастаханәсенең йогышлы авырулар бүлеге мөдире Лилия Хөсәенова.

    Гади генә түгел, дуңгыз гриппы

    Быел гриппның төрле өзлегүләргә китерә торган А(H1N1) төре, ягъни халык телендә "дуңгыз гриппы" исеме астында билгеле булганы таралыш алачак, диләр табиблар.

    - Бу төр грипп кешене бик тиз "аяктан егу" үзенчәлегенә ия. Ягъни кешенең иртән хәле яхшы булса, көн дәвамында кискен үзгәрергә мөмкин. Шуңа "бәлки, хәлем иртәгә әйбәтләнер әле" дип көтеп ятарга түгел, ә кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә, хәл кискен булган очракта "ашыгыч ярдәм" чакыртырга кирәк, - ди Лилия Мәсгутовна. Авыруның борыныннан кан да китәргә мөмкин. Чирнең таралу тизлеге дә бик югары. Тагын бер үзенчәлеге - өзлегү ихтималы зур. Дуңгыз гриппы нәтиҗәсендә бигрәк тә вируслы үпкә ялкынсынуы еш очрый.

    - Прививка куйдыручылардан акыллырак кешеләр юк быел. Чөнки эпидемиологлар гриппның нәкъ менә шушы төре булачагын алдан ук күзаллап, вакцина ясаганда исәпкә алганнар, - дип дәвам итә табибә. Сүз уңаеннан: быел безнең районда 8540 кешегә гриппка каршы вакцина ясалды, шуның 3 меңе - балалар. Алар гриппны җиңелдән кичерер йә бөтенләй йоктырмас дип өметләник.

    Кочаклашып исәнләшүләрне онытып торыгыз

    Грипп, башлыча, авыру кеше ютәлләгәндә , төчкергәндә йога.

    - Шуңа грипп вакытында кеше күп җыела торган урыннарда сирәгрәк булырга тырышыгыз. Кул кысып, кочаклашып яки үбеп исәнләшүләрне дә онытып торырга кирәк, - диде видеобрифингта Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина. Белгечләр эшләгәндә йә язганда хәтта ручка, карандаш башын чәйнәмәскә киңәш итә. Чир шул чакта да эләгергә мөмкин, диләр. Монысы безгә, журналистларга, укытучыларга, укучыларга аеруча кагыла. Эштән кайткач, телефон, айпад, ноутбукларыгызны да гигиеник салфетка белән сөртеп куярга онытмагыз.

    - Кулны сабын белән озаклап юуның, борын юлларын юдыртуның, маска киеп йөрүнең дә файдасы тими калмас, - диде Марина Патяшина.

    Хастаханәдә - карантин

    25 январьдан башлап мәктәпләрдә, балалар социаль учреждениеләрендә төрле массакүләм чаралар уздыру буенча чикләүләр кертелде.

    - Әгерҗе хастаханәсендә дә карантин игълан ителде. Авырулар янына килеп йөрүчеләр моның бик тә мөһим чара булуын аңласыннар иде, - ди район үзәк хастаханәсе баш табибы Андрей Шубин.

    "Риск" төркеменә керүчеләр

    - Безнең яшь әниләр арасында балалары белән сәүдә йортларына, башка шундый халык күп йөри торган урыннарга барырга яратучылар күп. Грипп якынлашкан көннәрдә мондый урыннардан ерак торырга кирәк. Чөнки балалар йогышлы авыру кармагына бик тиз эләгүчән, - диләр табиблар. "Риск" төркеменә шулай ук авырлы хатын-кызлар, йөрәк-кан авырулы кешеләр, шикәр чире белән авыручылар, симерүдән, тын юллары авыруларыннан интегүчеләр дә керә.

    Дуңгыз гриппының иң еш очрый торган билгеләре:
    Югары тән температурасы, йөткерү,томау төшү, тамак авырту, баш авырту,сулыш ешаю, мускуллар, тән сызлау, конъюнктивит, күз эренләү. Сирәк очракта ашказаны кайнату системасы эшчәнлеге бозылу, күңел болгану, косу, эч китү дә күзәтелергә мөмкин.

    Ничек сакланырга?

    - Грипптан иң яхшы профилактика - прививка ясату, - диләр белгечләр. Тик хәзер прививка ясатырга соң инде.

    - Грипптан саклану буенча һәркемнең үз ысулы да бар. Кемдер суган-сарымсак ашый, кемдер гөлҗимеш төнәтмәсе эчә. Без "тегесе йә бусы яхшырак" димибез, кемгә нәрсә булыша - шуны куллансын, - ди табибә Лилия Хөсәенова. Ә менә даруларга килгәндә, табиблар бу төр грипптан саклану өчен "Тамифлю", "Реленза", "Ингаверин" кебек препаратларны тәкъдим итәләр.

    Белгечләр грипп таралу һава шартларына да бәйле - әгәр көннәр салкын торса, вирус таралу тоткарлана, дымлы, җылы һава килсә, вирус яшен тизлеге белән тарала башлый. Инде бу ялларда ук көннәр җылытачак диләр синоптиклар. Шуңа үзебезнең һәм якыннарыбызның сәламәтлегенә игътибарлы булыйк, грипп эпидемиясеннән саклану чараларын күрик.

    Дания АБЗАЛИЕВА.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: