Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗелеләр салым түләргә ашыкмый

"Салымыңны түлә дә, тынычлап йокла" дигән гыйбарәне күпләрегезнең ишеткәне бардыр. Әмма салым түләү вакыты ахырына якынлашып килсә дә, район халкының 44 проценты аны түләргә ашыкмый. - Әгерҗе районында яшәүчеләргә 24 миллион 521 мең сумлык 23324 салым түләү уведомлениесе җибәрелсә дә, милек салымы җыю бүгенгә 56,6 процентка гына үтәлде. Халыктан салым...

"Салымыңны түлә дә, тынычлап йокла" дигән гыйбарәне күпләрегезнең ишеткәне бардыр. Әмма салым түләү вакыты ахырына якынлашып килсә дә, район халкының 44 проценты аны түләргә ашыкмый.

- Әгерҗе районында яшәүчеләргә 24 миллион 521 мең сумлык 23324 салым түләү уведомлениесе җибәрелсә дә, милек салымы җыю бүгенгә 56,6 процентка гына үтәлде. Халыктан салым җыюны оператив төстә оештырган Кодаш, Салагыш, Иске Чекалда авыл җирлекләре башлыкларына рәхмәтемне белдерәсем килә. Аларда 70 проценттан артык салым җыелды. Ә калган җирлекләр җитәкчеләренә салым җыю буенча халык белән эшләү җитми. Соңгы көннәрдә булса да халык арасына чыгып, аңлату эшләре алып барсагыз иде, - ди Татарстан буенча Федераль салым хезмәтенең 9нчы санлы Алабуга районара инспекциясе начальнигы урынбасары Гөлнара Габдрәхимова.
Быел салым уведомлениеләрен Башкортостандагы "Салым сервисы" учреждениесе әзерләп җибәрде. Киләчәктә дә бу уведомлениеләрне әлеге казна учреждениесе нәшер итәчәк. Әмма ни сәбәпледер, быел кайбер райондашлар почта аша әлеге салым уведомлениеләрен алмадык дип тынычлап йөриләр. Ләкин бу салым түләү бурычын түләмәскә сәбәп түгел. Күчемсез милек, транспорт һәм җир салымын, ташламаларга ия гражданнардан тыш, һәркем вакытында түләргә бурычлы. Ә физик затларның милкенә һәм транспортына салым түләү вакыты 1 ноябрьдә, җир салымы 15 ноябрьдә төгәлләнә.
Әгәр почта аша салым уведомлениесе килмәгән икән, бурычыгызны белү өчен төрле юллар бар хәзер. Менә алар:
- Әгерҗедәге салым инспекциясенә (К.Маркс урамы, 13а) килегез. Салым түләүчеләргә уңайлы булсын өчен һәр сишәмбе һәм пәнҗешәмбе биредә салым хезмәткәре иртәнге сәгать 8дән кичке 7гә, һәр айның икенче һәм соңгы шимбәсендә 8дән көндезге 1гә кадәр эшли.
- өйдән чыкмый гына Интернеттан Татарстан дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталына (uslugi.tatar.ru) кереп бурычыгызны карагыз.
- www.nalog.ru сайтында "Личный кабинет налогоплательщика" электрон сервисы аша белергә була. Бу хезмәткә керү өчен салым инспекциясенә паспорт, ИНН белән килеп, беренче пароль белән теркәү картасы алырга кирәк. Аннан соң бер ай эчендә бу парольне үзегезнекенә алыштырасыз.

Әгәр салым түләмәсәң
Салымны вакытында түләмәгән граҗданнардан бурычны эзләп алу чаралары күрелә. Болар - бурычлы кешенең милкен, банктагы счетыннан акчасын алу. Моннан тыш, алар башкару хезмәте өчен кимендә 1000 сум өстәмә түләргә тиеш. Бурычлының эше судта карала икән, аңа дәүләт пошлинасы да түләргә туры киләчәк. Салым буенча зур бурычлары җыелганнарны чит илгә чыгару да вакытлыча кичектерелеп торыла.
- Менә шундый күңелсез хәлләргә тарыганчы, салымыгызны бу атна ахырына кадәр түләгез дә, тынычлап йоклагыз, хөрмәтле әгерҗелеләр, - дип мөрәҗәгать итә салым инспекциясе хезмәткәре Гөлнара Габдрәхимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев