Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗелеләр, сезнең күчемсез милеккә документларыгыз тәртиптәме

Көннәр җылытып җибәрү белән бакча сезонына да юл ачыла. Күпләр инде бу күңелле мәшәкатьләр белән яши дә башладылар. Дачалары булганнар җәйне шунда уздыруны да хуп күрәләр. Ә менә җир участогына һәм андагы корылмаларга документларыгыз тәртиптәме? Бик күп бакчачылар үзләренең күчемсез милкенә хокукларын теркәргә ашыкмыйлар. ТР буенча Росреестр идарәсе закондагы кайбер...

Көннәр җылытып җибәрү белән бакча сезонына да юл ачыла. Күпләр инде бу күңелле мәшәкатьләр белән яши дә башладылар. Дачалары булганнар җәйне шунда уздыруны да хуп күрәләр. Ә менә җир участогына һәм андагы корылмаларга документларыгыз тәртиптәме? Бик күп бакчачылар үзләренең күчемсез милкенә хокукларын теркәргә ашыкмыйлар.

ТР буенча Росреестр идарәсе закондагы кайбер үзгәрешләргә игътибарыгызны юнәлтә һәм бакча, дача җир участокларына, алардагы күчемсез милек объектларына хокукларны дәүләт теркәве тәртибен искә төшерә.

2015 елның 1 декабреннән закондагы үзгәрешләр көченә керде. Аларга ярашлы төстә әгәр милек объектын, шул исәптән җир участогын кадастр исәбенә куйганнан соң биш ел дәвамында билгеләнгән тәртиптә теркәлгән хокуклар турында мәгълүмат барлыкка килмәсә, мондый объектлар турындагы белешмәләр авыл җирлекләре Советларына җибәрелә. Әлеге белешмәләрне алганнан соң муниципаль орган объектны хуҗасыз буларак исәпкә кую өчен Росреестр идарәсенә мөрәҗәгать итәргә, ә соңыннан суд аша әлеге объектка муниципаль милек хокукын танырга хокуклы. Гади генә әйткәндә, сез "рәсмиләштермәгән" җир дәүләтнекенә әйләнә дә куя. Ә андагы бөтен корылмалар үз белдеге белән төзелгән дип табыла һәм шуңа сүтәргә мәҗбүр итәргә дә мөмкиннәр. Мондый күңелсез хәлгә юлыкмас өчен, документлар артыннан бүгеннән үк йөри башларга киңәш итәбез.

Бәлки сез кайчандыр (2000 елның 1 январена кадәр) килешү буенча (сату-алу, бүләк итү, алмаштыру) бакча йорты сатып алгансыздыр яки ул сезгә мирас буенча күчкәндер. Бу очракта хокук билгеләүче документта үткәрелгән теркәү турында БТИ штампы барлыгын карагыз. Әгәр штамп сугылган икән, димәк, милек хокукы да бар. Теләсәгез сез аны хокукны дәүләт теркәве турындагы таныклык белән раслый аласыз. Моның өчен дәүләт теркәвенә гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Күрсәтелгән документның төп нөсхәсен һәм күчермәсен тапшырырга һәм ике мең сум дәүләт пошлинасы түләргә туры киләчәк.

Әгәр корылмаларга бернинди документлар да юк икән, расланган форма буенча декларация тутыру да җитә. Декларация бланкысын Росреестр идарәсенең рәсми сайтыннан бастырып алырга яки күпфункцияле үзәкнең теләсә кайсы офисында консультантлардан алырга мөмкин. Хокукны дәүләт теркәве өчен ике нөсхә декларация тапшырырга һәм 350 сум дәүләт пошлинасы түләргә кирәк. Әгәр сезнең участокта берничә корылма икән, декларацияне һәр объектка аерым тутырачаксың.

Милеккә хокукларны рәсмиләштерү бер дә катлаулы эш түгел. Шулай булгач тынычлыгыгыз турында алдан кайгыртыгыз.

ТР буенча Росреестр идарәсенең матбугат хезмәте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев