Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗелеләр су күрсәткечен СМС итеп тә юллый алалар

Әгерҗелеләр моңа кадәр кулланылган кайнар һәм салкын су өчен счетчик күрсәткечен һәр айның 18-23 числосында 24410, 22692 телефон номерларына шалтыратып хәбәр итәләр иде. Шәһәрдәшләрдән "бу көннәрдә телефоннарыгызга "ут каба", күрсәткечне әйтер өчен берәр сәгать бертуктамый шалтыратып торган чаклар да була", дигән ризасызлык сүзләрен бик еш ишетергә туры килде. Сезнең үтенечне...

Әгерҗелеләр моңа кадәр кулланылган кайнар һәм салкын су өчен счетчик күрсәткечен һәр айның 18-23 числосында 24410, 22692 телефон номерларына шалтыратып хәбәр итәләр иде. Шәһәрдәшләрдән "бу көннәрдә телефоннарыгызга "ут каба", күрсәткечне әйтер өчен берәр сәгать бертуктамый шалтыратып торган чаклар да була", дигән ризасызлык сүзләрен бик еш ишетергә туры килде.

Сезнең үтенечне искә алып, апрель аеннан әлеге эшне җайлаштырырга булдык. Хәзер һәр айның 18-23 числосында су счетчигы күрсәткечләрен 89600756613 кәрәзле телефон номерына СМС итеп юлларга була. Күрсәткечне тапшыру тәртибе түбәндәгечә: фамилияне тулысы белән язып, исемегезне, әтиегезнең исеменең баш хәрефләрен куясыз, салкын яисә кайнар су дип язасыз, аннан счетчикның соңгы дүрт саны күрсәтелә, аннан соң сызык куеп счетчик күрсәткечен язасыз. Мәсәлән:

"ул.Октябрьс. д.255 кв. 213 Барадуллин А.Р. ХВС №4856-00028, 156". Бу - бер счетчик өчен. Әгәр фатирыгызда берничә счетчик икән, түбәндәгечә язасыз:

"ул.Гагар. д.255 кв. 213 Барадуллин А.Р. ХВС №4856-00028, 156; №4985-00032, 561 и т.д., ГВС №4563-00013, 158 и т.д."

(ХВС - салкын су, ГВС кайнар су дигәнне аңлата)

Шушы СМС-хәбәрне югарыда күрсәтелгән кәрәзле телефон номерына юллыйсыз. Исегездә тотыгыз: бу телефон номеры бары су күрсәткечен язу өчен генә файдаланыла, аңа шалтыратулар кабул ителми.

Белешмә:

Хөрмәтле әгерҗелеләр! Су счетчигындагы күрсәткечләрне 24410, 22692 телефоннарына шалтыратып та әйтергә, Бердәм исәпләү үзәгендәге (ЕРЦ) тартмаларга да язып салырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев