Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әгерҗелеләр “Урман утырту“ акциясенә кушыла

    Урман утырту көнендә Татарстанда 1,7 миллион төп агач һәм куак утырту планлаштырыла. Әлеге акция 1 октябрьдән 31 октябрьгә кадәр дәвам итә. Аны уздыру өчен ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан 3 миллион үсенте әзерләнгән. Әгерҗе районында 1860 үсенте утыртылачак. 30 сентябрьдә шәһәрдә вокзал янындагы Гражданнар сугышы батырлары һәйкәле янына, Заводская урамындагы...

    Урман утырту көнендә Татарстанда 1,7 миллион төп агач һәм куак утырту планлаштырыла.

    Әлеге акция 1 октябрьдән 31 октябрьгә кадәр дәвам итә. Аны уздыру өчен ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан 3 миллион үсенте әзерләнгән.

    Әгерҗе районында 1860 үсенте утыртылачак. 30 сентябрьдә шәһәрдә вокзал янындагы Гражданнар сугышы батырлары һәйкәле янына, Заводская урамындагы клуб тирәсендә, Җиңү скверында, Таҗи Гыйззәт мәйданында агач утырту планлаштырыла.

    Әгерҗе урман хуҗалыгы хезмәткәрләре, әлеге көнгә алдан ук әзерләнеп, питомникларда нарат, юкә, каен, миләш үсентеләрен үстерделәр.

    Оештыручылар быелгы чарада катнашучылар тагын да күбрәк булыр дип өметләнәләр. Яз көне әлеге акциядә 30 меңләп татарстанлы катнашкан иде.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: