Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗелеләр Яңа елдан ни көтә

Кәҗә елы белән саубуллашырга санаулы сәгатьләр генә калып бара. Бусагада - Маймыл елы. Бу елда туганнарның коллективта үз кешеләр булуын, аларның маҗара эзләргә яратуларын, башларында мең төрле план, идея кайнавын ишеткән бар. Әйдәгез, Маймыл елында туганнарның үзләренә сүз бирик әле. Яңа елдан алар ни көтәләр икән? Булат ӘХМӘТШИН (1956 елгы)...

Кәҗә елы белән саубуллашырга санаулы сәгатьләр генә калып бара. Бусагада - Маймыл елы. Бу елда туганнарның коллективта үз кешеләр булуын, аларның маҗара эзләргә яратуларын, башларында мең төрле план, идея кайнавын ишеткән бар. Әйдәгез, Маймыл елында туганнарның үзләренә сүз бирик әле. Яңа елдан алар ни көтәләр икән?

Булат ӘХМӘТШИН (1956 елгы) - техник инвентаризация бюросының Әгерҗе участогы җитәкчесе:

- Ут Маймылыннан барысын да көтәргә була. Әмма мин иң беренче илебездә, туган Татарстаныбызда, гаиләләребездә тынычлык булуын телим. Гомеребез узган туган Әгерҗебез тагын да үссен, чәчәк атсын иде. "Эшле кеше - ашлы кеше", дип борынгылар бик дөрес әйткәннәр. Яшьләребезгә эш булсын. Маймыл елында туганнар бик актив һәм зирәкләр. Январь аенда яшем 60ка җитсә дә бер генә тик торуны белмим. Хәрәкәттә - бәрәкәт, диләр бит. Барлык Маймылларга да хәрәкәттә булырга язсын.

Фирдания ГАЛИЕВА (1968 елгы) - Әгерҗе шәһәре:

- Маймыл елында тусам да, мин маймылланучыларны яратмыйм. Шулай да маймыл кызыклы хайван булганлыктан, алдагы ел күңелле вакыйгаларга, төрле сюрпризларга бай булыр дип уйлыйм. Һәрбер әни кебек үк сөекле кызларыбыз Гүзәл белән Руфинәгә бәхет телим. КФУда француз-инглиз теле укытучысы белгечлеге алачак Гүзәлгә Ходай тел ачкычлары бирсен, Казанда тәрҗемәче булып эшләүче Руфинәгә дә уңышлар насыйп итсен Аллаһ. Җәмәгатем Ринат, башка якыннарым исән-сау булсын.

Мин "Бәләкәч" балалар бакчасында рус балаларын татар теленә өйрәтәм. Бакчадан мәктәпкә китүче һәр бала татарча 167 сүз, кечкенә җөмләләр белән сөйләшә белергә тиеш. Алар өчен бу һич тә җиңел түгел. Тик әти-әниләр ярдәме белән әлеге бурычны уңышлы гына үтәп киләбез. Киләчәктә дә шушы юнәлештә матур гына эшләргә язсын иде.

Гомумән, Яңа елдан мин яңа шатлыклы хәбәрләр, яңа уңышлар көтәм. Салават әйтмешли, бай, рәхәт яшик.

Илназ ЗАКИРОВ (1980 елгы) - Кырынды авыл җирлеге башлыгы:

- Узып баручы ел матур, истәлекле вакыйгаларга бай булды. Авыл өчен бик күп файдалы эшләр башкардык. Киләсе елга да матур башлангычларыбыз дәвам итәр дип уйлыйм. 23 февральдә районыбыз алыпбатырларын көрәшчеләр авылы булган Кырындыга җыячакбыз. Мәрхәмәтле егетләребез икенче тапкыр авылыбызда көрәш бәйгесенә иганәчелек ярдәме күрсәтергә теләк белдерделәр. Үзара салым акчасына Кырындыда Совет урамы һәм К.Маркс тыкрыгында юлларны төзекләндерергә, йөзьяшәр агачларны кисәргә уйлыйбыз.

Маймыл елының минем өчен уңышлы булачагына шигем юк. Гаиләдә дә күңелле вакыйгалар көтелә. Хатыным Айгөл 30 яшьлек матур юбилеена килеп җитә. Әтием Илгизәр өчен дә 2016 ел истәлекле булачак. Ул 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтәчәк. Ул да Маймыл елында туган. Улыбыз Ислам тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керәчәк. Менә шушы истәлекле вакыйгалар күңелләрдә уелып калсын өчен кулымнан килгәннең барысын да эшләячәкмен. Кырынды авылы җирлегендә яшәүчеләрне, чит җирләргә таралышкан авылдашларны, райондашларны Яңа ел белән котлыйм. Барыбызның да якты хыяллары чынга ашып, сәламәт булып яшәсәк иде.

Влада СЕРГЕЕВА (1992 елгы) - Пеләмеш авылы:

- Казан архитектура-төзелеш университетын тәмамлагач, Казанда адвокат ярдәмчесе булып хезмәт юлымны башладым. 2016 ел минем өчен истәлекле вакыйгаларга бай булыр, мин алга куйган максатларыма ирешермен дип уйлыйм. Бу йолдызлык астында туганнар яңа маҗараларга омтылалар, тормышны үзгәртү турында хыялланалар бит. Мин Маймыл елының тыныч, имин узуын телим Якыннарыбыз исән-сау булсын, кайгы-хәсрәт безне урап узсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев