Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗелеләр җылылык өчен ничек түли

Шәһәребездә Калинин урамындагы 26нчы йортта яшәүчеләр сентябрь аенда фатирларга җылылык бирелмәсә дә, түләү квитанцияләрендә җылылык өчен саллы гына сумма язылуыннан зар елап редакциягә шалтыратканнар иде. Алар Идарәче компаниягә дә мөрәҗәгать иткәннәр. Биредә аларга барысы да дөрес исәпләнгән, кире исәп-хисап ясау булмаячак дип җавап биргәннәр. Фатир хуҗалары исә һаман да аптырашта....

Шәһәребездә Калинин урамындагы 26нчы йортта яшәүчеләр сентябрь аенда фатирларга җылылык бирелмәсә дә, түләү квитанцияләрендә җылылык өчен саллы гына сумма язылуыннан зар елап редакциягә шалтыратканнар иде.

Алар Идарәче компаниягә дә мөрәҗәгать иткәннәр. Биредә аларга барысы да дөрес исәпләнгән, кире исәп-хисап ясау булмаячак дип җавап биргәннәр. Фатир хуҗалары исә һаман да аптырашта. "Сентябрьдә фатирларыбызда бер генә көн җылылык булмаса да түләргә тиешме без?" диләр алар. Узган якшәмбедә ТНВ каналындагы "7 көн" тапшыруын караган булсагыз, бу проблема бездә генә түгеллеген аңлагансыздыр. ТР Дәүләт торак инспекциясенә йортларга җылылык бирелмәсә дә, сентябрь ае өчен счет-фактураларда 1300-1500 сум исәпләнелүеннән зарланып, 700дән артык хат килгән.

- Гомуми исәпләү приборы булмаган күпкатлы йортларда элек җылылык өчен норматив буенча ел әйләнәсе, ягъни 12 ай түлиләр иде. Ә хәзер ягу сезонында, 1 сентябрьдән башлап 30 апрельгә кадәр сигез ай бер үк төрле сумманы түләргә тиеш, - дип аңлатты ТР Дәүләт торак инспекциясе начальнигы Сергей Крайнов.

Ә йортларда җылылык өчен нормативлар төрле. Бу йортның кайсы елда төзелүенә дә, ничә катлы булуына да һәм башка критерийларга да бәйле. Әлеге йортка ягулык сезонына кирәкле җылылык күләмен һәм түләнергә тиешле сумманы исәпләп чыгаргач, аны сигез айга тигез итеп бүләләр.

- Сентябрь аенда ягылмаса йә азрак ягылса да түләргә туры киләчәк. Чөнки иң суык декабрь-январь айларында чыгымнар сентябрьгә караганда шактый күп булса да шул ук сумманы түләячәксез. Моннан тыш, май башларында көннәр суык тору сәбәпле җылылык бирү дәвам итсә дә, бу ай өчен түләү каралмаган, - ди Сергей Крайнов.

- Әгерҗе шәһәрендә 54 күпкатлы йортта гомумисәпләү приборлары урнаштырылган. Әмма аларның 44е генә эшли. Ә 27 йортта җылылык исәпләү приборлары куелмаган. Киләчәктә ул йортларда яшәүчеләр үз акчаларына әлеге приборны алырга риза булсалар, җылылык исәпләү счетчиклары урнаштыруны планлаштырып торабыз, - ди Әгерҗе Идарәче компания җитәкчесе Рөстәм Вәлиев.

Рәмзия ЗАРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев