Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗелеләр Зур этнографик диктант яздылар

Әгерҗе районында “Зур этнографик диктант” акциясе дүртенче тапкыр узды. Бу юлы аны район үзәк китапханәсендә оештырдылар.

Быелгы чарада 60ка якын кеше катнашты. Алар арасында мәдәният хезмәткәрләре, мөгаллимнәр, китапханәчеләр, журналистлар бар иде. Кемдер белемен тикшереп карау өчен килгән.

  • Сораулар җиңелдән түгел. Кемгәдер диктант язу өчен махсус әзерлек тә кирәк булгандыр, – ди мәдәният бүлеге җитәкчесе Марс Гатауллин. – Чарада катнашырга теләк белдерүчеләргә зур рәхмәт.

Этнографик  диктантның Халыклар бердәмлеге көне алдыннан  оештырылуы юкка гына түгел. Безнең район өчен аның әһәмияте аеруча зур, чөнки бездә гомер-гомергә татарлар, руслар, марилар, удумуртлар һәм башка милләт вәкилләре дус-тату гомер кичерә.

Диктант язучылар арасында чарада әле беренче тапкыр гына катнашучылар да бар иде. Әйтик, Рушания Байтимерова.

  • Минем өчен бу аеруча кызыклы,  чөнки китапханәнең туган якны өйрәнү бүлегендә эшлим. Бүгенге диктант –  белемнәремне сынап карау өчен бер форсат ул. Күп сорауларга җиңел генә җавап бирүемә бик тә сөенәм, – диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев