Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әгерҗелеләр зур этнография диктантын үзәк китапханәдә язачак

    Татарстан халкы быел этнографик белемен 3 ноябрьдә тикшерә алачак. Узган елда "Зур этнография диктанты"нда Татарстан тарафыннан яуланган беренче урын республикага зур җаваплылык йөкли. Татарстанлылар 100 мөмкин булган баллдан 83,1 балл туплый алган иде. Бу акция Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан уздырыла һәм быел Россиянең 1500 мәйданында үтәчәк. Узган елда этнография диктантын...

    Татарстан халкы быел этнографик белемен 3 ноябрьдә тикшерә алачак.

    Узган елда "Зур этнография диктанты"нда Татарстан тарафыннан яуланган беренче урын республикага зур җаваплылык йөкли. Татарстанлылар 100 мөмкин булган баллдан 83,1 балл туплый алган иде.

    Бу акция Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан уздырыла һәм быел Россиянең 1500 мәйданында үтәчәк. Узган елда этнография диктантын Татарстанның төрле муниципаль районнарында оештырылган 20 мәйданчыкта яздылар. Быел да шушы мәйданнар саклана һәм тагын ике яңа мәйдан өстәлә. Әгерҗелеләр зур этнография диктантын район үзәк китапханәсендә язалар.

    Диктант язучыларга 30 сорау тәкъдим ителәчәк. Быелның яңалыгы - шушы сорауларның 10ысы төбәккә мөнәсәбәтле итеп төзелгән булуы. Ягъни, 20 сорау, гомумән, Россия күләмендәге үзенчәлекләрне колачласа, 10ысы төбәк сегментына караячак. Республикабызда төбәккә кагылышлы сорауларны Казан федераль университеты белгечләре төзегән.

    Акциядә катнашу өчен алдан теркәлү таләп ителми. Шулай ук ниндидер шәхесне билгели торган документларны да сораучы булмаячак. Моннан тыш, этнографик белемне онлайн режимда да тикшереп була. Диктантны язуга 45 минут бирелә. Нәтиҗәләре 12 декабрь көнне бастырылачак. Шул ук вакытта диктант язучылар тарафыннан җибәрелгән типик хаталар да күрсәтеләчәк.

    Искәртеп узабыз: 2016 елда "Зур этнография диктант"ын Россия буенча барлыгы 90 меңгә якын кеше язган: 35 меңе - турыдан-туры һәм 50 меңнән артыгы - онлайн режимда. Диктантны язучыларның иң кечесенә - 12 яшь, иң өлкәненә 80 яшь (Мордва Республикасы) булган. Ә Әгерҗедә 50 кеше дик тант язуда катнашкан булган.

    Әгәр сорауларыгыз булса, тулы мәгълүматны 22835 телефонына шалтыратып белә аласыз.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: