Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әгерҗелеләргә чүпләрен алып китү буенча килешү төзү мәҗбүри

    Әгерҗедә үз хуҗалыклары белән яшәүче өлкән яшьтәге әниебез белән әтиебезгә чүпләрен алып китү һәм аның өчен түләү турында килешү төзергә кушалар. Олы кешенең чүбе күп буламени инде аның? Әтиебезнең мондый килешү төзисе килми. Атнага бер тапкыр мин аларның вак-төяк чүпләрен алып, контейнерга ташлап китәм. Ни өчен аларны чүп түгү буенча...

    Әгерҗедә үз хуҗалыклары белән яшәүче өлкән яшьтәге әниебез белән әтиебезгә чүпләрен алып китү һәм аның өчен түләү турында килешү төзергә кушалар. Олы кешенең чүбе күп буламени инде аның? Әтиебезнең мондый килешү төзисе килми. Атнага бер тапкыр мин аларның вак-төяк чүпләрен алып, контейнерга ташлап китәм. Ни өчен аларны чүп түгү буенча килешү төзергә мәҗбүр итәләр?
    Сания Вәлиева.
    Әлеге сорауга ачыклык кертүне сорап, күп катлы йортлардан, шәхси сектордан, предприятиеләрдән, эшмәкәрләрдән каты коммуналь калдыкларны алып чыгу белән шөгыльләнүче "Төзелеш идарәсе" унитар предприятиесе директоры Раил ВАҺАПОВка мөрәҗәгать иттек.
    - Әйе, без шәхси хуҗалыгында яшәүче кайбер граҗданнарның каты калдыкларны алып китү турында килешү төзүдән баш тартуы белән очрашабыз. Әмма бу кешеләрнең килешү төземәсә дә, акча түләмәсә дә чүпләрен күпкатлы йортлар янына куелган контейнерларга китереп ташлаганын бик еш очратам. Ә бит күпкатлы йортларда яшәүчеләр көнкүреш калдыкларын җыеп алып киткән өчен акча түлиләр. Димәк, шәхси хуҗалыгы белән гомер кичерүчеләр алар җилкәсендә яши дигән сүз бит бу. Ә инде якын-тирәдә контейнер булмаса, ишегалдындагы чүп-чарын теләсә кайда түгүчеләр - шәһәребезне явызларча пычратучылар . Әлеге законсыз чүплекләргә күпләп тычканнар, күселәр, хуҗасыз этләр ияләшәләр, алар тир-юнебезнең ямен алалар. Тагын бер тапкыр исегезгә төшереп үтәм, Әгерҗедә каты калдыкларны яндыру, теләсә кайда - туфракка, суга ташлау катгый рәвештә тыела. Каты коммуналь калдыкларны алып китү буенча килешү төзү һәм аның өчен түләү мәҗбүриме дип сорыйсыз. Әйе, гражданин мондый килешү төзергә бурычлы. 2015 елда Әгерҗе шәһәре башкарма комитеты Әгерҗене төзекләндерү кагыйдәләрен кабул итте. Әлеге Кагыйдәләр нигезендә йорт хуҗалары, эшмәкәрләр, юридик затлар каты калдыкларны чыгару буенча килешү төзергә тиеш. Безнең "Төзелеш идарәсе" каты калдыкларны җыю, аларны зарарсызландыру белән шөгыльләнә. Шәһәрдәге шәхси йорт хуҗаларын каты көнкүреш калдыкларын чыгару һәм утильләштерү буенча килешү төзерә чакырам. Үз йорты белән яшәгән һәр хуҗалыкта барыбер чүп-чар җыела. Безнең чүп юк дигән сүз бер дә дөреслеккә туры килми. Шәхси сектордан калдыкларны дүшәмбе-пәнҗешәмбе көннәрендә 7-16 сәгатьләрдә җыябыз. Тагын шунысын да искәртеп үтәбез, халык үз урамында чүпне кайсы көнне җыясыларын белсә дә, калдыгын капчыкка тутырып, урам буена бер-ике көн алдан чыгарып куя. Нәтиҗәдә аны этләр тирә-якка таратып бетерәләр. Чүп ташый торган техника киләсе көнне генә чыгарып куйсагыз иде. Сез яшәгән урамның чисталыгы фәкатьүз кулларыгызда. Аны явызларча пычратырга берегезнең дә хакы юк. Җыештырган җирдә түгел, чүпләмәгән җирдә генә чисталык булуын онытмасагыз иде, хөрмәтле шәһәрдәшләрем.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: