Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әгерҗелеләргә истәлек билгеләре тапшырылды

    Алар “ТАССРның 100 еллыгы” истәлек билгесенә лаек

    Тимерьюлчылар шәһәре көне кысаларында бер төркем райондашларыбызга “ТАССРның 100 еллыгы” истәлек билгеләре тапшырылды:

    Александр Аркадьевич Лапшин –  Горький тимер юлының Ижау территориаль идарәсе буенча начальник урынбасары,

    Альфира Рафаил кызы Мусина – Әгерҗе станциясенең хезмәтне оештыру һәм нормага салу буенча әйдәп баручы инженеры,

    Александра Петровна Журавлева – хезмәт ветераны,

    Расих Рамил улы Нәбиуллин – тепловоз машинисты  урынбасары,

    Сергей Александрович Рысов – Әгерҗе юл дистанциясе бригадиры,

    Альфред Альберт улы Йосыпов – Әгерҗе вагон депосының вагоннарны ремонтлау-караучысы.

    Аларга истәлек билгеләрен  район башкарма комитеты җитәкчесе Азат Вәлиев һәм  Горький тимер юлының Ижау территориаль идарәсе буенча начальник урынбасары Александр Лапшин тапшырдылар.  

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: