Яшәеш
Әгерҗелеләргә олы юлга чыгудан тыелып торырга киңәш итәләр
Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрылыгы машина йөртүчеләргә бүген, 1 февральдә, олы юлга чыкмаска киңәш итә.
Республикага буран якынлаша. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген, 1 февральдә, буран һәм көчле җил булачак. Көчәйгән вакытта җилнең секундына 20 метрга кадәр җитү ихтималы бар. Буран вакытында күз күреме 1...
Республикага буран якынлаша. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген, 1 февральдә, буран һәм көчле җил булачак. Көчәйгән вакытта җилнең секундына 20 метрга кадәр җитү ихтималы бар. Буран вакытында күз күреме 1 чакрымнан да кимрәк булачак.
Шуңа да Татарстан коткаручылары артык мөһим булмаганда машина белән трассага чыкмаска киңәш итә. Бүген көндезге һава температурасы +2 градус булачак. Атна дәвамында шундый җылы һава торышы саклана, дип фаразлый синоптиклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев