Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әгерҗелеләрне гриппка каршы прививка куйдырырга көтәләр

    Грипп - кеше сәламәтлегенә бик зур зыян китерүче дөньяда иң киң таралган инфекцияләрнең берсе. Гриппка каршы привика ясатуның аңа каршы көрәштә иң үтемле чара булуында бернинди шик юк. Вакцинация сәламәт һәм 65 яшьтән кечерәк кешеләрне грипп йоктырудан, өлкәнрәк яшьтәгеләрне үпкә ялкынсынуы кебек өзлегүләр белән хастаханәгә эләгүдән саклый. Кеше грипп белән...

    Грипп - кеше сәламәтлегенә бик зур зыян китерүче дөньяда иң киң таралган инфекцияләрнең берсе.

    Гриппка каршы привика ясатуның аңа каршы көрәштә иң үтемле чара булуында бернинди шик юк. Вакцинация сәламәт һәм 65 яшьтән кечерәк кешеләрне грипп йоктырудан, өлкәнрәк яшьтәгеләрне үпкә ялкынсынуы кебек өзлегүләр белән хастаханәгә эләгүдән саклый. Кеше грипп белән авырган очракта да чир җиңелрәк формада тизрәк уза, авыр өзлегүләр, үлем очраклары булмый.

    Прививканы, иң беренче чиратта, кемнәргә куйдыртырга киңәш ителә соң?

    Болар - 65 яшьтән узганнар,

    йөрәк, үпкә, бөер, канда хроник авырулары булганнар, шикәр чирлеләр, ОРЗ белән еш авыручы зурлар һәм балалар,

    мәктәпкәчә яшьтәге балалар,

    ВИЧ-инфекция йөртүчеләр һ.б.лар.

    Грипп йоктыру ихтималы зур булган төркемгә шулай ук медицина, мәгариф оешмалары, транспорт, көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм сәүдә хезмәткәрләре, укучылар, төрле уку йортлары студентлары керә.

    Вакцинация кампаниясе быел безнең районда сентябрьдә үк старт алды. Прививканы район үзәк һәм тимер юл узелы хастаханәләренең прививка кабинетларында, амбулаторияләрдә, ФАПларда куйдырырга була. Махсус бригадалар вакцинация ясау өчен хезмәт коллективларына да чыгалар. Моның өчен 89600826272 телефоны буенча шалтыратырга гына кирәк.

    Салкыннар башлану белән грипп ишек шакыр. Аңа каршы торырга бүгеннән үк әзерләнегез. Моның иң үтемле чарасы - прививка куйдырту.

    Валентина МОИСЕЕВА,

    поликлиника мөдире вазифаларын башкаручы.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: