Әгерҗелеләрнең минималь хезмәт хакы арта
Татарстанда минималь хезмәт хакы 8252 сум булачак. Минималь хезмәт хакы дәрәҗәсе турындагы килешүне дүшәмбе көн ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Профсоюзлар федерациясе һәм ТР эш бирүчеләрнең Координацион советы имзалады. Мондый килешүнең беренчесе 2007 елда имзаланган иде. Ә 2015 елның октябрендә кул куелган килешүдә каралганча, бюджеттан тыш өлкәдә эшләүчеләрнең хезмәт хакы...
Татарстанда минималь хезмәт хакы 8252 сум булачак.
Минималь хезмәт хакы дәрәҗәсе турындагы килешүне дүшәмбе көн ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Профсоюзлар федерациясе һәм ТР эш бирүчеләрнең Координацион советы имзалады.
Мондый килешүнең беренчесе 2007 елда имзаланган иде. Ә 2015 елның октябрендә кул куелган килешүдә каралганча, бюджеттан тыш өлкәдә эшләүчеләрнең хезмәт хакы кимендә 7309 сум булды. Ләкин 1 июльдән федераль үзәк хезмәт өчен минималь түләү күләмен (МРОТ) 7500 сум итеп билгеләде. Яңа килешүдә исә бюджеттан тыш өлкә өчен 8252 сум тәшкил итә - хезмәт яшендәге кешеләр өчен каралган яшәү минимумы (8686 сум) күләменең 95 проценты кадәр. Моннан тыш, минималь хезмәт хакын 2017-2018 елларда минималь кулланучылар бюджеты күләменә кадәр этаплап күтәрү планга кертелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев