Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әгерҗелеләрнең салым буенча бурычлары миллионнар белән исәпләнә

    Күпләр без Яңа елны бурычларсыз каршы алырга күнеккән. Һәркемнең күңелендә:"Бурычсыз керсәң, яңа елда да бирәчәгең булмый" йә "бурычыңны түләсәң, тынычлап йоклыйсың" дигән ышану яши. Ә менә кайбер әгерҗелеләр Яңа елны ничек тыныч күңел белән каршы алырлар икән? Чөнки салым буенча Әгерҗе районында 2 миллион 535 мең сум бурыч бар. 2014...

    Күпләр без Яңа елны бурычларсыз каршы алырга күнеккән. Һәркемнең күңелендә:"Бурычсыз керсәң, яңа елда да бирәчәгең булмый" йә "бурычыңны түләсәң, тынычлап йоклыйсың" дигән ышану яши. Ә менә кайбер әгерҗелеләр Яңа елны ничек тыныч күңел белән каршы алырлар икән? Чөнки салым буенча Әгерҗе районында 2 миллион 535 мең сум бурыч бар.

    2014 елга Әгерҗе районы буенча барлыгы 27 миллион 445 мең сум салым исәпләнгән булса, 1 декабрьгә 24 миллион 910 меңе генә җыелган. Шуның 4 миллион 949 мең сумы - милеккә салым (планның 86,6%ы), 5 миллион 875 мең сумы - җир салымы (91%), 14 миллион 86 мең сумы - транспорт салымы (83,7%).

    - Бар төр салымны 1 октябрьгә түләп бетерергә кирәк иде. Бу хакта кисәтеп, һәр салым түләүчегә почта аша квитанцияләр юлланды, - ди РФ Федераль салым хезмәтенең ТР буенча 9нчы районара инспекциясенең салым түләүчеләр белән эшләү бүлеге начальнигы Гөлфия Каюмова. Әгәр почта аша квитанция килмәгән икән, кичекмәстән урындагы салым инспекциясенә (К.Маркс урамы, 13а) мөрәҗәгать итәргә кирәк. Салым буенча мәгълүматны өйдән чыкмыйча гына да белеп була. Моның өчен Интернет аша ТРның дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталына (uslugi.tatar.ru) йә www.nalog.ru сайты аша "Салым түләүченең шәхси кабинеты" электрон сервисына керү дә җитә.

    Салымны вакытында түләмәгән физик затларга карата салым органы суд аша бурычларын түләү чаралары кулланырга мәҗбүр. Ул очракта бурычтан тыш түләү көненә кадәр җыелган пени күләмен, 200 сум дәүләт пошлинасын, ә бурычны суд приставлары аша юллаган очракта башкару җыемын (кимендә 1000 сум) да түләргә туры киләчәк.

    - Бүгенге көнгә суд приставлары хезмәтендә Әгерҗе районы буенча физик затлардан бурычны эзләп алуга кагылышлы 3 миллион 882 мең сумлык башкару документы бар. Күптән түгел генә салым органнары хезмәткәрләре һәм суд приставлары белән берлектә уздырылган рейд вакытында бер Әгерҗе эшмәкәре кыска гына вакыт эчендә 45 мең сум бурычын түләде, - ди Гөлфия Илдаровна.

    Мондый күмәк рейдларны алга таба да дәвам итәчәкләр. Суд приставы-башкаручы бурычлының милкенә, банктагы счетына арест сала, чит илгә чыгуны тыя ала. Моның өстенә, бурычны хезмәт хакыннан йә пенсиядән тотып калу ихтималы да бар.

    Моңа кадәр барып җитмәсен дисәгез, бурычыгызны түләргә ашыгыгыз. Ә түләү ысуллары төрлечә. Салымны:

    - Банк, Россия почтасы, банкомат һәм түләү терминаллары,

    - uslugi.tatar.ru ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы,

    - "Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты" сайты аша түләргә була.

    Яңа елга бурычлар белән керүнең начар билге булуын һәм салым түләүнең гражданлык бурычы икәнлеген тагын бер кат искәртеп, язмага нокта куябыз.

    Белешмә.

    РФ Федераль салым хезмәтенең ТР буенча Әгерҗе районындагы 9нчы районара инспекциясенең эш сәгатьләре:

    Дүшәмбе, чәршәмбе - 8-17.00,

    Сишәмбе, пәнҗешәмбе - 8-19.00,

    Җомга - 8-16.15.

    Һәр айның икенче һәм дүртенче шимбәләрендә 8-13.00 сәгатьләрдә - эш вакыты. Белешмәләр өчен телефоннар - 22492, 21533.

    Аерым залда салым түләүчегә кирәкле барлык мәгълүмат урын алган, хәтта компьютер да бар.

    Дания АБЗАЛИЕВА.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: