Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗеләрне “Кулчатырлар (зонтлар) фестивале“ ндә катнашырга чакыралар

Ул 30 сентябрьдә узачак

Әгерҗе үзәкләштерелгән клублар системасы 30 сентябрьдә район күләмендә “Кулчатырлар (зонтлар) фестивале“ узачагын хәбәр итә. Ул “Иң креатив зонт“, “Иң күңелле зонт“, “Гаилә зонты“, “Икебез өчен зонт“, “Челтәрле зонт“ номинацияләрендә үтәчәк.

Парадта катнашу өчен әзер зонтны матур итеп бизәргә йә салам, тал чыбыгы, пластик шешә кебек әйберләрдән кулдан ясарга була. Тематикасы да төрлечә: әкият герое, чәчәкләр, хайваннар һәм башкалар.

Фестивальдә катнашу өчен заявкалар OKAgrys@yandex.ru  электрон адресы буенча 27 сентябрьгә кадәр кабул ителә. Белешмәләр өчен телефоннар: 22835, 89655916854. 0+ 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев