Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әгерҗенең 370 еллыгы уңаеннан “Минем балачак урамы“ дигән рубрика ачабыз

    Адәм баласы гомере буе балачагын, яшьлеген сагынып яши. Бигрәк тә туган нигез, туган урам, шунда бергә уйнап үскән ахирәт кызлар, дус малайлар сагындыра. Бүген көннәр буе интернет артында утыручы, анда әллә нинди атышлы, үтерешле уеннар уйнаучы оныкларга карыйбыз да: "И-и, без балачакта урамнан керми идек, кая соң ул безнең балачак...

    Адәм баласы гомере буе балачагын, яшьлеген сагынып яши. Бигрәк тә туган нигез, туган урам, шунда бергә уйнап үскән ахирәт кызлар, дус малайлар сагындыра. Бүген көннәр буе интернет артында утыручы, анда әллә нинди атышлы, үтерешле уеннар уйнаучы оныкларга карыйбыз да: "И-и, без балачакта урамнан керми идек, кая соң ул безнең балачак уеннары..." дип уфтанып куябыз. Сагындыра, бик сагындыра ул бәхетле балачак, яшьлек үткән урамнарыбыз.
    Әгерҗенең 370 еллыгы уңаеннан "МИНЕМ БАЛАЧАК УРАМЫ" дигән рубрика ачабыз. Сез дә бәхетле балачагыгыз узган Әгерҗе урамнары, андагы дусларыгыз, аларның язмышлары, күршеләрегез, нинди уеннар уйнавыгыз турында истәлекләр язып җибәрегез. Әйдәгез, шәһәребез урамнарында узган балачак чорларына бергәләп сәяхәт кылыйк. Сездән шул чорларда төшкән фотоларыгыз белән кызыклы язмалар көтәбез, хөрмәтле әгерҗелеләр.
    Бәләкәй чаклар искә төшкәндә гел балалар бакчасында узган балачагыбыз күз алдыма килә. Чөнки атна буе көннәребез шунда уза иде. Әгерҗенең аскы өлешендә яшәүчеләрнең күбесе К.Маркс урамындагы ул елларда бик тә данлыклы 1нче (хәзерге 3нче) балалар бакчасында тәрбияләнде. Заманында ул Әгерҗедә бик дәрәҗәле бакча, аның мөдире Сания апа Сафиуллина да абруйлы мөдир иде.
    Бакчага бик яратып йөрдем мин. Тәрбиячебез Нәсимә апа Бандюрова, нянечкабыз Динә апа Хисмәтованы бик ярата идек. Без, кызлар, гел алар тирәсендә генә сырпаланабыз, йөз төрле сорау яудырабыз. Көннәр буе бала-чага шавына, аларның мең төрле сорауларына ничек чыдадылар икән бу тәрбияче апаларыбыз дип куям хәзер. Әле дә бу бакча янынан узганда шунда узган балачагыма әйләнеп кайткандай булам. Бу фотода без балачак дусларым Әлфия Әхмәтова (хәзер мәрхүм инде), Рамил Монасыйпов, Марсель Насыйров һәм башкалар белән бакчада чана шуган чакта.
    ... Гомер узган. Ул еллардан соң инде 43 ел үткән. Балалар үсеп буйга җиткән, кайберләребезнең оныклар үсеп килә. Саргайган фотоларга карап Әгерҗе урамнарында узган балачагыбызны сагынып оныкларга сөйләргә генә калды. Өсләребезгә кигән пәлтәләребез, барыбызда да диярлек бер төсле тегелгән мех яки куян мамыгыннан бәйләнгән башлыкларыбыз, аяктагы киез итекләребез , хәтта чаналарыбыз да хәзер тарихка гына калып бара бугай инде. Замана балалары хәзер таудан тюбингларда, ледянкаларда шуа бит. Ә инде аларның берсеннән-берсе матур өс башларын әйткән дә юк...
    Резидә ЛАТЫЙПОВА-ФӘТТАХОВА.
    Әгерҗе шәһәре.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: