Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗенең 7нче балалар бакчасы тәбриячесе Елена Фәтхиева район данын Арчада узачак республика бәйгесендә яклаячак

Икенче ел рәттән балалар бакчаларында эшләүче рус телле тәрбиячеләр "Мин татарча сөйләшәм һәм эшлим" республика бәйгесенең район этабында сыналдылар. Быел да беренче турда нечкә иләктән иләнгәннән соң, биш тәрбияче 7нче балалар бакчасында узган икенче турда татар телен ни дәрәҗәдә белүен һәм сабыйлар белән эшләүдә телне куллану дәрәҗәсен күрсәтте. Әлбәттә, рус,...

Икенче ел рәттән балалар бакчаларында эшләүче рус телле тәрбиячеләр "Мин татарча сөйләшәм һәм эшлим" республика бәйгесенең район этабында сыналдылар.

Быел да беренче турда нечкә иләктән иләнгәннән соң, биш тәрбияче 7нче балалар бакчасында узган икенче турда татар телен ни дәрәҗәдә белүен һәм сабыйлар белән эшләүдә телне куллану дәрәҗәсен күрсәтте.

Әлбәттә, рус, мари, удмурт тәрбиячеләре өчен татар теле чит телне өйрәнү кебек авыр. Әмма алардан "татар теле - дәүләт теле, без аны өйрәнергә бурычлы" дигән сүзләрне ишетү күңелгә әйтеп бирә алмаслык рәхәтлек өсти. Менә алар татар телендә сөйләшүче һәм эшләүче тәрбияләребез: 1нче бакчадан музыка белгече Жанна Галләмовага балаларны бәйрәмгә әзерләгәндә татар җырларын бик еш өйрәтергә туры килә икән. Әлбәттә, җыр сүзләрен балалар белән бергә үзе дә ятлый, мәгънәсенә дә төшенә ул.

Удмурт һәм мари кызлары үҗәт булулары белән шаккатыра беләләр. Бу бәйгедә катнашучыларның да күбесе әлеге милләтләрдән иде. 5нче бакчадан удмурт кызы Наталья Александрова бер ел эчендә татар телен әйбәт кенә өйрәнгән.

- "Ана теле" проектында катнашу да телне өйрәнүдә зур ярдәм булды, - ди ул.

6нчы бакчадан Снежана Тимофеевага туган авылына кайткач удмуртча сөйләшергә, эштә русча аралашырга туры килсә дә, татарчага да бик теләп өйрәнүен әйтте.

- Телне балалар белән бергә өйрәнәбез. Ашарга утыргач ризыкларны, уйнаганда уенчыкларны, киенгәндә киемнәрне татарчага тәрҗемә итәбез. Һәр иртәне әти-әниләрне дә татарча сәламлибез, - ди Снежана.

4нче бакча тәрбиячесе мари кызы Диана Вәлиева, әнә, татарларның милли ризыклары өчпочмак, бәлешләрне дә пешерергә өйрәнгән инде. Үзе дә матур итеп татарча сөйләшә, җырлый, бии. Ә менә 7нче бакчадан Елена Фәтхиеваның чип-чиста татарча сөйләшүе сокландырды. Ә бит ул Иске Чекалдада рус гаиләсендә туып-үскән, 18 яшенә кадәр бер генә татар сүзен дә белмәгән.

- Татар егетенә кияүгә чыккач татарчага өйрәндем. Иремнең карт әбисе "мин русча аңламыйм шул, балам" дия-дия телне өйрәтте. Күп еллар Шаршады бакчасында татарлар арасында эшләү дә татарчага өйрәнергә булышты. Ике телне белү эшемдә бик ярдәм итә, - ди Елена ханым.

Бәйгедә катнашучылар бер генә биремдә дә сынатмадылар. Сүзләрне дә ялт кына тәрҗемә иттеләр, занятиеләр дә югары әзерлектә узды. Сабыйларның да тәрбияче апалары биргән сорауга татарча чатнатып җавап бирүләре сокландырды. Әнә шулай, шагыйрь Шәйхи Маннур шигырен үзгәртеп "татарча да яхшы беләләр, русча да яхшы беләләр тәрбиячеләребез" диясе килә.

ххх

Бәйгедә Елена ФӘТХИЕВА җиңү яулады. Ул районыбыз данын Арчада узачак республика бәйгесендә яклаячак.

Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев