Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗенең “Алтын ачкыч“ бакчасында - юбилей

80 еллык юбилеена килеп җиткән 1нче шәһәр балалар бакчасы - Әгерҗедә 1936 елда ачылган иң беренче мәктәпкәчә балалар учреждениесе. Бу атнада бакча коллективы ветераннар, нәниләр, әти-әниләр белән бергә икенче туган йортларына әверелгән бакчаның күркәм юбилеен Мәдәният сараенда зурлап билгеләп үтте. Бу йортта - мәңгелек балачак. Һәр иртәне сабыйларыбызны елмаеп каршы...

80 еллык юбилеена килеп җиткән 1нче шәһәр балалар бакчасы - Әгерҗедә 1936 елда ачылган иң беренче мәктәпкәчә балалар учреждениесе. Бу атнада бакча коллективы ветераннар, нәниләр, әти-әниләр белән бергә икенче туган йортларына әверелгән бакчаның күркәм юбилеен Мәдәният сараенда зурлап билгеләп үтте.
Бу йортта - мәңгелек балачак. Һәр иртәне сабыйларыбызны елмаеп каршы алучы, елаганда юатучы, мең төрле сорауларына җавап табучы, аларның икенче әниләренә әйләнгән тәрбияче апаларга да олыгаерга вакыт юк. Чөнки алар гомер буе күңелле балачак илендә яшиләр. Әнә, бу бакчага 33 ел гомерен биргән, райондагы бакча мөдирләре арасында легендага әверелгән, "Алтын ачкыч" бакчасын төзү өчен янып-көеп йөргән, хәтта җиһазларын да хуҗалык мөдире Мөнзилә Вәлитова белән бергә Казаннан үзе ташыган, бик күп яшь тәрбиячеләрнең яраткан остазы булган Сания апа Сафиуллина:
- Дөрестән дә, бакчада көне буе нәниләр белән мәш килеп эшләүчеләр картаюны белмиләр. Лаеклы ялга чыкканчы мин үзем дә күңелем белән бик яшь идем. Пенсиядә булуыма 20 елдан артык вакыт узса да, колагымда әле бүген дә сабыйларның чыр-чу килгән тавышлары яңгырап тора сыман. Төшләремә дә шушы бакча, бергә эшләгән хезмәттәшләрем, балалар иртәләре бик еш керә. Мин әле дә күңелем белән бакча тормышы белән яшим. 1нче санлы бакчаның гомер буе исеме җисеменә туры килсен, һәр эштә безнекеләр беренче булсыннар иде, - ди мәгариф ветераны.
Бәйрәмгә кадәр ветераннар үзләре эшләгән, хәзер инде заман белән бергә атлап, бик күп матур үзгәрешләр кичергән бакчаның матураюын, биредәге музей, изостудия, фитобар, театр бүлмәсен сокланып карап йөрделәр, чәй табыны артында хатирәләргә бирелеп гөр килделәр.
Ветераннарга бакчада барысы да ал да гөл кебек күренсә дә, биредә тәрбияләнүче замана балалары бәйрәм барышында районыбыз җитәкчеләренә кайбер ризасызлыкларын шигъри юллар белән җиткерергә ашыктылар:
- Йөздән артык бала йөрүче бакчаның бәйрәмнәр үтә торган залы бик кечкенә;
- кунаклар чакырыр идек, урындыкларыбыз аз;
- бакчабызга ремонт кирәк;
- спорт залыбыз да юк...
Нәниләр авызыннан яңгыраган бу сүзләрне бакча коллективын юбилей белән котларга килгән район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Авдеев елмаеп тыңлап утырса да, аларны хәл итү юлларын эзләр дигән өметтә калабыз.
- Без эшләгән чорларда спонсор дигән сүзне ишеткәнебез дә юк иде. Ә хәзер, әнә, Илфат Ямалиев кебек мәрхәмәтле, үзегез әйтмешли, гадәттән тыш хәл килеп чыкканда төнлә дә ярдәмгә килергә әзер торучы мәрхәмәтле спонсорыгыз булуына сөенегез, - диде Сания апа Сафиуллина.
"ЭнергоСервис" җитәкчесе Илфат әфәнде бу бәйрәмдә дә бакчага магнитофон бүләк итеп сөендерде.
Мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллинаның:
- 1нче бакча - һәрчак алдынгылар сафында. Бик күп ата-аналар сабыйларын шушы бакчага бирергә атлыгып торалар икән, бу юкка гына түгел. Бирегә үз һөнәрләренең осталары, иҗади, һәрчак эзләнеп, яңалыкка омтылып эшләүчеләр тупланган, - дигән сүзләренең хаклыгын бәйрәм барышында сәхнәдә кат-кат күрдек.
Тәрбиячеләр генә түгел, аларның ярдәмчеләре, аш-су осталары - барысы да сәхнәдә җыр-биюләре белән сокландырдылар. Хәтта лаеклы ялдагы ветераннар да сәхнә осталыгы белән бәйрәмгә ямь өстәделәр. Ә нәниләренең җыр-бию талантын әйтеп тә торасы юк...
Юбиляр бакчаны бу көнне ветераннар да, төрле елларда биредә тәрбияләнүче, хәзер инде үз балаларын бирегә алып килгән әниләр дә, башка бакча мөдирләре дә, бу бакчада тәрбия алып, хәзер 1нче гимназиядә укучылар да тәбрикләделәр. Кичә ахырына сәхнәдәге ак чәчәкләргә күмелгән алмагач бакча коллективына матур теләкләр язылган йөрәкләр белән тулды. Аларның барысы да тормышка ашсын, Гөлнара Шурманова җитәкләгән 1нче бакча һәрчак беренчеләр рәтендә атласын!
Рәмзия ЗАРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев