Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗенең “Авангард“ кинотеатры зур шәһәрләрнекеннән калышмый

Узган атнада Әгерҗедә үзгәртелгән "Авангард" кино залын ачу тантанасы булды. Шәһәрдәшләрнең шатлыгын уртаклашырга Менделеев, Зәйдән дә кунаклар килгән иде. Проектны тормышка ашыру өчен чыгымнар "Кино фонды" илебез кинематографиясенә социаль һәм икътисади ярдәм күрсәтү федераль фонды тарафыннан бирелгән. "Әгерҗе киносы" учреждениесенә биш миллион сумга якын субсидия бүленгән. Әлеге акчага цифр һәм...

Узган атнада Әгерҗедә үзгәртелгән "Авангард" кино залын ачу тантанасы булды. Шәһәрдәшләрнең шатлыгын уртаклашырга Менделеев, Зәйдән дә кунаклар килгән иде.

Проектны тормышка ашыру өчен чыгымнар "Кино фонды" илебез кинематографиясенә социаль һәм икътисади ярдәм күрсәтү федераль фонды тарафыннан бирелгән. "Әгерҗе киносы" учреждениесенә биш миллион сумга якын субсидия бүленгән. Әлеге акчага цифр һәм тавыш җиһазлары, экран, 3D форматында кино күрсәтү өчен система сатып алынган. Димәк, хәзер әгерҗелеләргә заманча кино карау өчен Ижауга барып йөрергә кирәкми. Яңа залда үзебезнең киноларны күрсәтүгә өстенлек биреләчәк.

- Төрле чаралар уздыру өчен "Авангард" Яшьләр үзәге моңа кадәр дә бик уңайлы иде. Хәзер кино залы да заманча итеп үзгәртелде. Биредә һәр әгерҗеле үзе яраткан фильмны карый алачак. Ә безнең районда кино челтәренең үсеше Зәет Әхмәтов кебек үз эшенең остасы булган шәхесләрнең хезмәте белән бәйле, - диде район башлыгы Валерий Макаров.

- Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан агымдагы елның Россиядә Кино елы дип игълан ителүенә бик тә сөендем. Аның кысаларында кино сәнгатенә зур игътибар бирелә. Афишада мультфильмнар да еш күренә. Бу шулай булырга тиеш тә, чөнки баланы кечкенәдән тәрбияли башларга кирәк. Ә өлкәнрәк буынның совет чоры киноларын зур экраннан карау теләге көчле, - диде тантананың хөрмәтле кунагы - кино челтәренең элеккеге җитәкчесе Зәет Әхмәтов.

"Әгерҗе киносы" директоры Евгений Мурзин кино залын үзгәртеп коруга ярдәм күрсәткән һәркемгә олы рәхмәтен җиткерде.

Җитәкчеләр тасманы кискәннән соң бәйрәм кунаклары яңартылган залга фильм карарга керделәр.

Шул ук көнне кичен социаль челтәрләрдә яңа кино залы турында фикерләр пәйда булды. "Яңа залда кино бик сыйфатлы күрсәтелә. Сурәте дә, тавышы да - ачык. Безгә бик ошады. Хәзер Әгерҗенең кино залы зур шәһәрләрнекеннән ким түгел. Яңа фильмнарны да вакытында карый алачакбыз" дип язганнар.

Бүген "Авангард" - тирә-якта гына түгел, республикада заманча кино залларының берсе.Тамашачылар киләчәктә кызыклы фильмнар көтеп калсалар, кино челтәре хезмәткәрләре залларның тулы булуын телиләр.

Любовь МИХАЙЛОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев