Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗенең “Авангард“ Яшьләр үзәгендә праймериз узды

13 сентябрьдә Татарстанда Президент сайлаулары белән бергә җирле үзидарә органнарына депутатлар сайлау да узачак. Әлеге сайлауларга әзерлек кысаларында Әгерҗенең "Авангард" Яшьләр үзәгендә праймериз узды. Праймеризда Татарстан Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин, район башлыгы Валерий Макаров катнашты. - Районыбызда җирле үзидарә органнарына барлыгы 180 депутат сайланачак. Безнең бурыч - әлеге постка...

13 сентябрьдә Татарстанда Президент сайлаулары белән бергә җирле үзидарә органнарына депутатлар сайлау да узачак. Әлеге сайлауларга әзерлек кысаларында Әгерҗенең "Авангард" Яшьләр үзәгендә праймериз узды.
Праймеризда Татарстан Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин, район башлыгы Валерий Макаров катнашты.
- Районыбызда җирле үзидарә органнарына барлыгы 180 депутат сайланачак. Безнең бурыч - әлеге постка иң лаеклыларны сайлап алу. Шул максаттан алдан партия эчендә тавыш бирү мөһим, - дигән сүзләр белән район Советы аппараты җитәкчесе Резидә Закирова праймеризның асылы, аны уздыру тәртибе белән таныштырды.
- Депутат - халык лидеры дигән сүз. Халык аңа ышанырга, аның артыннан иярергә тиеш. Шуңа депутатлар сайлауга җиңел генә карарга ярамый. Барлык мәсьәләләрне чишүне хакимияткә йөкләү дөрес түгел. Депутатлар халыкны борчыган проблемаларны белергә, аларны тирәнтен өйрәнергә һәм хакимият белән берлектә чишү юлларын эзләргә бурычлы, - дип ассызыклады Альберт Хәбибуллин.
- Җирле үзидарә - ул сез һәм без. Ә безнең алда бик зур бурычлар тора. Әлеге эшләрне бердәм команда булганда гына башкарып чыгара алабыз. Депутат - халык илчесе ул. Шуңа мин бу сайлауларга зур өметләр баглыйм. Җирле үзидарә органнарына халык белән тыгыз эләмтәдә эшләячәк депутатлар сайланыр дип өметләнәм, - дип дәвам итте Валерий Макаров.
Аннан сүз депутатлыкка кандидатларга бирелде. Алар үзләре, эшчәнлекләре белән таныштырдылар, планнары белән уратаклаштылар. Праймериз яшерен тавыш бирү белән тәмамланды.
Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев