Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗенең башлангыч сыйныф укучылары өчен Бердәм мәдәният дәресе узды

Өченче ел рәттән Татарстанда "Укучының мәдәни көндәлеге" проекты уңышлы эшләп килә. Ике ел эчендә 200 мең башлангыч сыйныф укучысы, "Мәдәни көндәлек"ле булып, китапханә, музей, кино-театрларга йөреп, анда алган хис-кичерешләрен әлеге көндәлеккә теркәп барды. Бу көннәрдә районыбызның 1708 башлангыч сыйныф укучысына янә "Мәдәни көндәлек"ләр тапшырдылар. Әлеге укучыларның 396сы, ягъни 1 сыйныфка...

Өченче ел рәттән Татарстанда "Укучының мәдәни көндәлеге" проекты уңышлы эшләп килә. Ике ел эчендә 200 мең башлангыч сыйныф укучысы, "Мәдәни көндәлек"ле булып, китапханә, музей, кино-театрларга йөреп, анда алган хис-кичерешләрен әлеге көндәлеккә теркәп барды.

Бу көннәрдә районыбызның 1708 башлангыч сыйныф укучысына янә "Мәдәни көндәлек"ләр тапшырдылар. Әлеге укучыларның 396сы, ягъни 1 сыйныфка кергән малай-кызлар, бу көндәлекне тәүге тапкыр кулларына алдылар. Шул уңайдан бүген, 16 сентябрьдә, балалар китапханәсендә укучылар өчен Бердәм мәдәният дәресе узды. Иң беренче булып китапханәгә 4нче мәктәпнең 1 сыйныф укучылары килде. Китапханәчеләр аларны Татарстанның мәдәни урыннары - музей, китапханә, театрлар буенча сәяхәт иттерделәр, "Мәдәни көндәлек" белән ничек эшләргә кирәклеген аңлаттылар, малай-кызларны төрле бәйгеләрдә катнашырга чакырдылар.

Соңыннан балалар Абдулла Алишның "Сертотмас үрдәк" әкиятен карадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев