Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әгерҗенең бер мәктәбендә Яңа ел ярминкәсе узды

    2нче мәктәп укучылары, үз куллары белән уенчыклар, күз явын алырлык эшләнмәләр ясап, мәктәптә Яңа ел ярминкәсе уздырдылар. Сатылган әйбердән барлыгы 15680 сум акча җыелды. Әлеге акча Әгерҗедә инвалид бала тәрбияләүче Нәбиуллиннар гаиләсенә тапшырылачак. Соңгы вакытта хәйриячелек ярминкәләре безнең илдә дә популярлык казанды. Мәктәп укучыларының андый ярминкәләргә кушылуы аеруча сөендерә. Кайсы...

    2нче мәктәп укучылары, үз куллары белән уенчыклар, күз явын алырлык эшләнмәләр ясап, мәктәптә Яңа ел ярминкәсе уздырдылар. Сатылган әйбердән барлыгы 15680 сум акча җыелды. Әлеге акча Әгерҗедә инвалид бала тәрбияләүче Нәбиуллиннар гаиләсенә тапшырылачак.

    Соңгы вакытта хәйриячелек ярминкәләре безнең илдә дә популярлык казанды. Мәктәп укучыларының андый ярминкәләргә кушылуы аеруча сөендерә.

    Кайсы гына мөгаллим шәкертләренең миһербанлылык, кайгыртучанлык дигән бик тә әһәмиятле әйберләрне сүздә генә түгел, гамәлдә дә исбат итүенә куанмый икән?! Безнең 2нче мәктәп укытучылар коллективы да мәктәбебездә хәйриячелек ярминкәсе уздыру тәкъдиме белән чыкты. Аңа һәр укучы һәм ата-ана кушылды. Бу баланың иҗади сәләтен күрсәтү генә түгел, ә аның тирә-юньдәгеләргә, мохтаҗларга карата игътибарын, ихтирамын да юнәлтүгә корылган иде.

    Ярминкә көнендә укучыларыбыз тудырган могҗизаны күреп "телсез" калдык. Яшел чыршы, уенчыклар, шарлар, Яңа ел маскалары, Кар бабай, Кар кызлары, 2016 елның символы маймыл... Ниләр генә юк иде ярминкәдә! Укучыларның, әти-әниләрнең фантазияләренә, алар ясаган эшләнмәләргә сатып алучылар да шаккатты. Могҗизалы әйберләрне алырга теләүчеләр дә күп булды. Нәтиҗәдә, шактый гына сумма җыелып, без аны инвалид бала тәрбияләүче гаиләгә тапшырырга кирәк дигән бердәм карарга килдек.

    Любовь НИКИТИНА,

    2нче мәктәп укытучысы.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: