Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗенең “Бәләкәч“ бакчасында - тәүге чыгарылыш + ФОТО

Әгерҗедә 2010 елда ачылган 7нче "Бәләкәч" балалар бакчасы тәүге чыгарылыш сабыйларын мәктәпкә озатты. - Моннан биш ел элек "Бәләкәч" республика программасы буенча сафка баскан бу бакчаны ачуыбыз әле дә күз алдымда. Яңа бакча ачылу сабыйларына юллама көткән бик күп әти-әниләр өчен зур шатлык булды. Тик бакчадагы төзелеш эшләре дә төгәлләнмәгән,...

Әгерҗедә 2010 елда ачылган 7нче "Бәләкәч" балалар бакчасы тәүге чыгарылыш сабыйларын мәктәпкә озатты.

- Моннан биш ел элек "Бәләкәч" республика программасы буенча сафка баскан бу бакчаны ачуыбыз әле дә күз алдымда. Яңа бакча ачылу сабыйларына юллама көткән бик күп әти-әниләр өчен зур шатлык булды. Тик бакчадагы төзелеш эшләре дә төгәлләнмәгән, коллектив та тупланып бетмәгән иде. Шундый авыр вакытларда бакча белән җитәкчелек итүне үз кулына алган Лилия Зөфәровнага мин әле дә рәхмәтлемен. Бакчадагы төзелеш эшләре тәмамланганчы көнне төнгә ялгап эшләргә туры килде аңа. Бүген без бу тырышлыкларның матур нәтиҗәсен күрәбез: бакча эчке яктан да, тышкы яктан да заман шартларына туры килерлек булып балкып тора. Шушы елллар эчендә Лилия Зөфәровна бердәм коллектив та туплый алды, - диде район башкарма комитеты җитәкчесе Римма Гыйльметдинова һәм җитәкчегә район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.

- Без бүген сезнең биш еллык эшегезгә "5"ле билгесе куябыз. Ә киләчәктә "Бәләкәч"не иң яхшы балалар бакчасы итеп күрергә телибез, - дип дәвам итте мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллина. Бакча мөдире Лилия Яппарова үз чиратында ата-аналарга олы рәхмәтен җиткерде.

"Бәләкәч" быел 41 сабыен мәктәпкә озатты. Стилягалар булып киенгән малай-кызларның киемнәре генә түгел, чыгышлары да дәртле, матур, ачык төсләргә бай булды. Малай-кызлар җырлап-биеп, шигырьләр сөйләп кенә калмадылар, укый-яза, саный белүләрен дә күрсәтә алдылар. Балалар белән бергәләп биегән, уйнаган ата-аналар үз сабыйлары өчен сөенеч, горурлану хисләре кичергәннәрдер бу минутларда. Балалары мәктәп укучылары булгач та шушындый шатлыклы мизгелләре күп булсын иде аларның.

Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев