Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әгерҗенең “Хәрби туганлык“ оешмасы мавыктыргыч очрашулар уздырырга планлаштыра

    Райондагы "Хәрби туганлык" башлангыч оешмасының 2015 елга багышланган җыелышында район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов, оешма әгъзалары катнаштылар. Оешма җитәкчесе Рафис Муллахмәтов узган ел башкарылган эшләргә йомгак ясады, 2016 елга бурычлар билгеләде. - Без быел да ветераннар, инвалидлар һәм вафат булганнарының гаиләләре белән эшләүне дәвам итәчәкбез. Үсеп килүче буында хәрби-патриотик, әхлак...

    Райондагы "Хәрби туганлык" башлангыч оешмасының 2015 елга багышланган җыелышында район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов, оешма әгъзалары катнаштылар.

    Оешма җитәкчесе Рафис Муллахмәтов узган ел башкарылган эшләргә йомгак ясады, 2016 елга бурычлар билгеләде.

    - Без быел да ветераннар, инвалидлар һәм вафат булганнарының гаиләләре белән эшләүне дәвам итәчәкбез. Үсеп килүче буында хәрби-патриотик, әхлак тәрбиясе булдыру да - төп бурычыбыз. Төрле файдалы һәм мавыктыргыч очрашулар уздыруны да планга кертәбез, - диде ул.

    2015 елда аеруча активлык күрсәткән Рәшит Гарифуллин, Тәфкил Закиров, Рафаэль Садыйков, Раиф Гәрәев һәм Рафис Муллахмәтовка район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: