Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗенең Җиңү мәйданында митинг узды

Бөек Ватан сугышы башлануга – 80 ел

22 июньдә Бөек Ватан сугышы башлануга 80 ел тулды. Кайгылы юбилей уңаеннан Әгерҗенең яңа Җиңү мәйданында митинг узды.

– Ил азатлыгы өчен көрәшкә 15 меңгә якын әгерҗеле китә. Аларның яртысына кире әйләнеп кайту насыйп булмый. Сугыш кырында ятып калган, тыныч тормышта вафат булган батырлар хөрмәтенә бик тиздән Җиңү паркында “Хәтер стена”сы калкып чыгачак. Аны быел ук урнаштыру планлаштырыла, – диде Азат Вәлиев.

– Митингта районның хәрби комиссары Илгиз Галиев, Ветераннар Советы рәисе Равия Лутошкина да чыгыш ясадылар. Җитәкчеләр, “Форпост” үзәгенә йөрүче яшүсмерләр мәңгелек ут янына чәчәкләр салдылар. Ил азатлыгы өчен башын салганнар хөрмәтенә бер минут тынлык игълан ителде. Җырларның да моңсулары яңгырады.

– Хәтер актив булырга тиеш. Менә шундый чаралар уздырылганда батырлар даны онытылмас. Безнең аларны онытырга хакыбыз юк, – дип мөрәҗәгать итте Равия Лутошкина чарада катнашучыларга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев