Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗенең иҗат сөючеләре Тукай шигырьләрен сөйли

"Ә сез Тукай шигырьләрен беләсезме? дип райондашларга мөрәҗәгать иттек. - Район Мәдәният сараенда узучы бер генә чара да Тукай шигырьләреннән башка узмый. Быел шагыйрьнең юбилее елында бөек шагыйрьнең иҗатына бигрәк тә зур игътибар бирәбез. Үзем дә сабый вакыттан Тукай шигырьләрен тыңлап үстем. Әбием Мәхрүсә "Шүрәле", "Су анасы" әкиятләрен, бик күп...

"Ә сез Тукай шигырьләрен беләсезме? дип райондашларга мөрәҗәгать иттек.

- Район Мәдәният сараенда узучы бер генә чара да Тукай шигырьләреннән башка узмый. Быел шагыйрьнең юбилее елында бөек шагыйрьнең иҗатына бигрәк тә зур игътибар бирәбез. Үзем дә сабый вакыттан Тукай шигырьләрен тыңлап үстем. Әбием Мәхрүсә "Шүрәле", "Су анасы" әкиятләрен, бик күп шигырьләрен яттан сөйли торган иде. Әнием Луиза да шагыйрьнең иҗатын бик ярата, - дип сөйли үзәкләштерелгән клублар системасы директоры Эльвира НӘБИЕВА. - Әле беркөнне Казанда яшәүче оныгым Есения шигырь сөйләде. "Бу - Тукай шигыре", дим. "Ә сез барыгыз да - әти-әни дә, тәрбияче апа да, әбиләрем дә Тукайны каян беләсез?" - ди. "Тукай әсәрләре ана сөте белән керә ул, кызым", - дидем.

Эльвира ханым "Туган тел" шигырен сөйләде.

И туган тел, и матур тел,

Әткәм-әнкәмнең теле.

Дөньяда күп нәрсә белдем

Син туган тел аркылы...

- Татарның гимнына әйләнгән "Туган тел"не белмәү - олы гөнаһ ул", - диде ул.

Исәнбайда гомер кичерүче 75 яшьлек Фәтхия апа ГЫЙЛЬФАНОВА башлангыч сыйныфта укыганда ук "Су анасы"н ятлап, сәхнәдә сөйләгән булган. Һәм менә бу вакыттан соң 65 ел вакыт узган.

- Минем әле сәхнәдән төшкәнем юк, - ди Фәтхия апа.

Җыйнак кына гәүдәле бу апага "Су анасы"ндагы малай роле бик килешеп тора. Чалбар балакларын бөкләп куеп, яланаяк сәхнәгә йөгереп чыга да ул әкиятне сөйли башлый. Ә һәр чыгыштан соң тамашачы гөрләтеп кул чаба.

- "Су анасы"н авылдашлар бик ярата. Ә халык яраткач нигә әле рәхәтләнеп сөйләмәскә? - ди ул.

Без дә аны әкият сөйләгәндә видеога төшереп алдык.

...Яхшы, хуш. Батты кояш. Йокларга яттым кич белән,

Өй эче тулган иде кичке һава, хуш ис белән.

Юрган астында йокыга китми ятам мин һаман,

"Шык" та "шык!" кемдер тәрәзәгә чиертә бер заман...

Кадыбаш авылы китапханәчесе Фәридә КАЮМОВА бик күп еллар инде Тукай әсәрләре белән яши.

- Һәр елны апрель - Тукай аенда китапханәдә, Мәдәният йортында бик матур кичәләр уздырабыз. Авылдашлар, мәктәп укучылары Тукай шигырьләрен ятлыйлар. Үзем өч улыма да кечкенәдән Тукай әкиятләрен сөйлим. Әле менә шушы көннәрдә генә кечкенә Шамил белән "Милли моңнар"ны ятлаган идек, сезгә дә шуны сөйләп күрсәтәм, - дип шигырьне чатнатып сөйләп бирде.

Ишеттем мин кичә: берәү җырлый,

Чын безнеңчә матур, милли көй.

Башка килә уйлар төрле-төрле,

Әллә нинди зарлы, моңлы көй...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев