Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗенең халыкны социаль яклау бүлеге узган елдагы эшчәнлегенә йомгак ясады

Бүген район хакимияте бинасында халыкны социаль яклау бүлегенең 2018 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясалды.

Халыкны социаль яклау бүлеге түбәндәге оешма-учреждениеләрне берләштерә: республика матди ярдәм үзәге бүлекчәсе, “Өмет” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге, “Наз” приюты һәм “Красноборская дубрава” тернәкләндерү үзәге. Йомгаклау җыелышында әлеге учреждениеләрнең җитәкчеләре чыгышы тыңланды. Шулай ук Менделеев мәшгульлек үзәгенең Әгерҗе районындагы филиалы җитәкчесе Әхсән Кәлимуллин чыгыш ясады.

  • Безнең районда халыкка социаль хезмәт күрсәтүнең билгеле бер системасы булдырылды.  Без әлеге системада хезмәт куючы хезмәткәрләр, гомумән, сезнең эшчәнлеккә карата халыктан бик еш кына уңай фикерләр ишетәбез. Бу бик тә күңелле. Шуңа күрә хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә. Алга таба да яхшы күрсәткечләрегезне саклап кала алырсыз дип ышанабыз, – диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова.

Киңәшмә барышында бер төркем хезмәткәрләр бүләкләүләргә лаек булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X