Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗенең мәдәният ветераны дүртенче китабын тәкъдим итте

77 яшендә дә егетләрчә җитез хәрәкәтле, гармун телләрендә дә бармаклары биеп кенә торучы, үзе дә бик оста биюче һәм җырлаучы, режиссер, иҗат утында янучы, кыскасы, сәхнә тормышы белән яшәүче мәдәният ветераны Наил ага НӘБИУЛЛИН "Яшәү яме" исемле дүртенче китабын тәкъдим итү кичәсенә иҗатташ дусларын җыйды. - Китапханә минем икенче йортым...

77 яшендә дә егетләрчә җитез хәрәкәтле, гармун телләрендә дә бармаклары биеп кенә торучы, үзе дә бик оста биюче һәм җырлаучы, режиссер, иҗат утында янучы, кыскасы, сәхнә тормышы белән яшәүче мәдәният ветераны Наил ага НӘБИУЛЛИН "Яшәү яме" исемле дүртенче китабын тәкъдим итү кичәсенә иҗатташ дусларын җыйды.

- Китапханә минем икенче йортым кебек. Анда бармаган көнем бик сирәк. Китапханә кызлары - төп терәк тә, ярдәмчеләрем дә. Әнә, китабымны да ничек матур итеп эшләп бирделәр, - ди Наил абый Гөлнара Тимербаева җитәкчелегендәге үзәк китапханә хезмәткәрләренә олы рәхмәтен җиткереп.

Китап чыгу шатлыгы өстенә Наил абыйның мәдәният казанында кайный башлавына 50 ел тулу көне дә өстәлгән. Әнә, залга "Саумысез, якташларым" җырын яңгыратып Наил Нәбиуллин, Рамис Хаҗиев, Эрик Гыйззәтуллин кереп киләләр. Рамис белән Наил абыйның гармуннарыннан көй агыла. 3нче мәктәп укучысы Эрик та җыр-моңга гашыйк егет икән. Без бу кичәдә әлеге трио башкаруында бик күп җырларның шаһитләре булдык. Өч буын катнашындагы чыгышлар күңел кылларын тибрәтте. Кичәдә яңгыраган күп җырлар - Наил аганың иҗат җимешләре. "Туган җирем", "Авылымны сагынам", "Агымсулар" көчле алкышларга күмелде.

Моннан ун ел элек Наил абый, Әгерҗедә "Мәрҗән" ансамбле оештырып, ветераннардан сәхнә осталары ясаган иде. Бик күп авыл мәдәният учакларында чыгыш ясадылар, Әгерҗедә узган һәр чараның игътибар үзәгендә булдылар алар. "Мәрҗән"леләр берничә спектакльне сәхнәләштерделәр. Әлеге ансамбль җырчысы Көмешай Хәбибуллина Наил ага хөрмәтенә "Чишмә" җырын бүләк итте. Ә "Мәрҗән"гә алмашка күптән түгел генә "туган" "Агымсу" ансамбле килде. Мәдәният хезмәткәрләрен, мөгаллимнәрне берләштергән әлеге ансамбльнең тәүге чыгышларын карап илһамландык. "Агымсу"га хәерле озын иҗат гомере телибез.

Заманында "Мәрҗән" ансамбле җырчыларын гармун моңнарында тибрәткән сәхнә остасы Рамис Хаҗиев та сагындырган. Ул, әнә, Наил аганың "Духтыр" юморескасын сөйләп көлдерә, әле җырлый, әле җырлата... Сәхнә өчен генә туган инде, югыйсә, бу егет. Көчек авылыннан Наил Таҗиев та җыр-моңнарын бүләк итте.

- Мәдәният тармагында эшли башлагач, бу өлкәдә күпьеллык зур тәҗрибәсе булган Наил аганы үземә үрнәк итеп алдым. Тумышы белән Алексеевскидан булса да, ул Әгерҗе районында мәдәниятне үстерүгә бик зур өлеш керткән хөрмәтле ветераныбыз, - диде мәдәният бүлеге җитәкчесе Марс Гатауллин.

- Ә мин Наил ага һәм Әнвәр Закиров кул астында беренче хезмәт чыныгуымны алдым. Наил абый мине хәтта думбрада уйнарга өйрәтте, - диде клублар системасы директоры Эльвира Нәбиева.

"Әгерҗе хәбәрләре" район газетасы хезмәткәрләре дә Наил абыйны олы шатлыгы белән тәбрикләделәр. Гөлнара Тимербаева да аңа "китапханәнең иң якын дусты" дип бүләк тапшырды.

Бәйрәмдә Наил ага иҗат иткән шигырьләр дә яңгырады. Девәтернә авылыннан ук бәйрәмгә килгән укучы кыз Азалия Шакирова "Яшәү яме" дигән шигырьне укып сөендерде. Чынлап та, яшәү яме нидә соң ул? Наил абый өчен ул гомер көзен җәмәгате Зилә ханым белән бергә уздыруда, күпсанлы иҗатташ дуслары булуда, каләм тибрәтүендә, сәхнәдә "ут" уйнатуындадыр. Әнә шул иҗат юлы әле озак еллар дәвам итсен аның.

Белешмә

Наил ага Нәбиуллинның төрле елларда "Ядкарь", "Тормыш дәрьясы", "Китмә, яшьлек" исемле китаплары дөнья күрде. "Яшәү яме" китабым да укучы күңеленә кереп калыр дигән өметтә калам", - ди ветеран.

Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев