Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әгерҗенең мәктәп яны лагерьларында меңгә якын бала ял итә

    Бу җәйдә Тирсә, Кичкетаң, Сарсак-Омга, Салагыш, Көчек, Бима, Исәнбай, Кадрәк мәктәпләрендә хезмәт һәм ял лагерьлары эшли. Аларда 100 бала 18 көн хезмәт белән шөгыльләнә һәм ял итә. 17 мәктәп яны лагере 934 баланы кабул иткән. Яңавылда "Лабиринт" палаткалы лагеренда 30 бала сәламәтлеген ныгыта. Красный бордагы "Алмалы" лагеренда беренче сменада 80...

    Бу җәйдә Тирсә, Кичкетаң, Сарсак-Омга, Салагыш, Көчек, Бима, Исәнбай, Кадрәк мәктәпләрендә хезмәт һәм ял лагерьлары эшли. Аларда 100 бала 18 көн хезмәт белән шөгыльләнә һәм ял итә.

    17 мәктәп яны лагере 934 баланы кабул иткән.

    Яңавылда "Лабиринт" палаткалы лагеренда 30 бала сәламәтлеген ныгыта.

    Красный бордагы "Алмалы" лагеренда беренче сменада 80 бала ял итә. Июльдә икенче смена башлана, анда 50 бала барачак.

    Менделеев мәшгульлек үзәгенең Әгерҗедәге филиалы июнь аенда 91 яшүсмерне эшкә урнаштырган. Июльдә - 86, августта 53 бала мәктәптә эшләячәк. Аларга бер айга 1275 сум матди ярдәм бирелә.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: