Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗенең рус телле педагоглары татарча сөйләшә

Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә эшләүче рус телле тәрбиячеләр арасында беренче тапкыр "Мин татарча сөйләшәм һәм эшлим" бәйгесе уздырылды. Татар теленә өйрәнү рус милләтеннән булган тәрбияче өчен җиңелләрдән түгел. Аның өчен ул - шул ук чит тел бит. Әмма бакчада эшләүче татар теле педагогларының ярдәме белән алар тырышып-тырмашып әлеге телне үзләштерергә...

Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә эшләүче рус телле тәрбиячеләр арасында беренче тапкыр "Мин татарча сөйләшәм һәм эшлим" бәйгесе уздырылды.

Татар теленә өйрәнү рус милләтеннән булган тәрбияче өчен җиңелләрдән түгел. Аның өчен ул - шул ук чит тел бит. Әмма бакчада эшләүче татар теле педагогларының ярдәме белән алар тырышып-тырмашып әлеге телне үзләштерергә омтылалар. Алар өчен атнага бер тапкыр дәресләр уздырыла. Аннан узган ел тәрбиячеләр, интернетта "Ана теле" проектында катнашып, 9 баскычтагы биремнәрне уңышлы гына үттеләр. Рус телле педагогларның 167 татарча сүз белүе дә бурыч итеп куелды.

ЙӨРӘГЕМНЕ БАЛАЛАРГА БИРӘМ

"Балалар өчен теләсә нинди киртәләрне дә үтәргә риза без", диләр рус тәрбиячеләре. Әнә, татар теленә өйрәнергә кирәк дию белән алар бу эшкә дә җиң сызганып тотынганнар. "Сүзләрне сабыйлар белән бергәләп ятлыйбыз", диләр.

Дөрес, тел өйрәнүдә камиллекнең чиге юк. Әмма белгәнеңне курыкмыйча күрсәтү белү - үзе батырлык бит. "Визитка"да тәрбиячеләрнең күбесе Шәйхи Маннурның "Татарча да яхшы бел, русча да яхшы бел" дигән шигырен сөйләделәр, үзләренең һөнәрләре белән таныштырдылар. Әле бакчада эшләү стажлары бик аз булган 4нче, 8нче, 9нчы бакчалардан Екатерина Петрова, Анастасия Подойницына, Ирина Скоболева да тәҗрибәле коллегалары 1нче, 5нче, 7нче бакчалардан Дина Пажбекова, Оксана Алмазова, Светлана Сысоевадан калышырга теләмәделәр.

"Тәрҗемә ит" бәйгесе дә тәрбиячеләргә авыр булмады. Алар 10 сүзне жәлт кенә татарчага тәрҗемә итеп куйдылар. Кайберләре чит балаларны уенга җәлеп итү авыр булыр дип уйлаганнар иде. Әмма тәрбиячеләр 9нчы бакча балаларын бик тиз яңа уеннарга тарта алдылар. 15 бала белән "Минем өем" уенын уздырган Светлана Сысоевага афәрин! 4нче бакча тәрбиячесе Екатерина Петрова "Маша һәм Аю" мультфильмдагы Маша булган, ә аның хезмәттәше Аю ролен бик оста башкарды. Сабыйлар яраткан геройлары белән рәхәтләнеп домино уйнадылар.

Тәрбиячеләр иҗади яктан да бик сәләтле, фантазиягә бай булырга тиеш. "Ирекле микрофон" нәкъ менә үзеңнең талантыңны күрсәтергә мөмкинлек бирде. Кемдер җырлады, кайберәүләр биеде, татарча әкият сөйләүчеләр дә булды.

Бәйгедә катнашучылар өчен бакча мөдирләре, татар теле педагоглары җан атып тордылар. Һәр бакчадан килгән педагоглар музыкаль номерлары белән бәйгегә тагын да ямь өстәделәр. Иң күп баллны 9нчы балалар бакчасыннан Ирина Скоболева җыйды. Икенче-өченче урыннарда - 1нче бакчадан Дина Пажбекова һәм 4нче бакчадан Екатерина Петрова.

ТӘҮГЕ БӘЙГЕДӘ БЕРЕНЧЕ ҖИҢҮ

Бәйге җиңүчесе Ирина Скоболева - Казан федераль университетын тәмамлап, 9нчы балалар бакчасына быел гына эшкә килгән белгеч. Ул - югары һәм әзерлек төркемнәрендә логопед булып эшли.

- Кечкенәдән балалар белән эшләргә хыялландым. Хезмәт юлым башланганга өч ай гына вакыт узса да, үземне башка эштә күз алдына китерә дә алмыйм. Балаларны бик яратам, миңа алар белән эшләү ошый, - ди ул.

Рус кызы булса да, Ирина һич авырсынмыйча татарчага өйрәнә.

- Балалар бакчасына йөргәндә үк берничә сүз белә идем. Ә менә 1нче гимназиягә укырга кергәч татарча күбрәк аралашырга туры килде. Әле ярый, мөгаллимәм Әлфинә Ризванова бик таләпчән булган. Татар теленнән өй эшләренә бик тырышып әзерләнә идем. Казанда, татарлар арасында уку да телне өйрәнергә бик ярдәм итте, - ди Ирина.

Ә бакчада аңа татар теле педагоглары Рәзинә Хисмәтуллина һәм Рафисә Әхмәтҗанова булышалар. Әнә, бәйгедә катнашырга дигәч тә, алар бергәләп ниләр генә уйлап тапмыйлар! "Визитка"да татар егетенә ярәшкән кәләш ролен бик оста башкарды Ирина. Сабыйларга "Тылсымлы матрешка" уенын да бик җиңел генә өйрәтте. Ә "Ирекле микрофон"да әни, тәрбияче, бала роленә керде. Тәрҗемәдә дә сынатмады яшь педагог. Бөтен сүзләрне дә дөп-дөрес тәрҗемә итте. Кыскасы, җырларга да, биергә дә, сүзгә дә бик оста Ирина.

- Мине бәйгегә әзерләгән педагогларга, коллективка бик зур рәхмәт. Алар ярдәм итмәсә, белмим, җиңү минем кулда булыр идеме икән?! Хәзер тагын җиң сызганып бәйгегә әзерләнергә кирәк. Район данын республикада яклыйсы бар бит, - ди Ирина.

Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев