Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗенең “Теплоцентраль“ ширкәте слесаре Фирдәвес Шахмин: “Командам - менә дигән!“

Ижау авыл хуҗалыгы университетында инженер-механикка укыганда ук Әгерҗедә калам дип үзенә сүз биргән Фирдәвес ШАХМИН, 2001 елда туган шәһәренә кайтып, "Теплоцентраль" ширкәтенә слесарь булып эшкә урнаша. - Ул вакытта күп дусларым, сыйныфташларым зур калаларны сайладылар. Ә минем туган Әгерҗебезне ташлап беркая да китәсем килмәде, - ди ул. Менә 15 ел...

Ижау авыл хуҗалыгы университетында инженер-механикка укыганда ук Әгерҗедә калам дип үзенә сүз биргән Фирдәвес ШАХМИН, 2001 елда туган шәһәренә кайтып, "Теплоцентраль" ширкәтенә слесарь булып эшкә урнаша.

- Ул вакытта күп дусларым, сыйныфташларым зур калаларны сайладылар. Ә минем туган Әгерҗебезне ташлап беркая да китәсем килмәде, - ди ул.

Менә 15 ел инде эш урыны шушы предприятие белән бәйле аның. Дөрес, предприятиенең исеме үзгәреп, хәзер ул "Таткоммунэнерго" җәмгыяте дип аталса да, җисеме шул ук: оешма-предприятиеләрне, күпфатирлы йортларны җылылык белән тәэмин итү.

Фирдәвес слесарь булып хезмәт чыныгуы алганнан соң, аны 2003 елда мастер итеп билгелиләр. Бүгенге көндә Фирдәвес һәм аның кул астында эшләүче 14 эшче Үзәк, район үзәк хастаханәсе, поликлиника котельныйларына хезмәт күрсәтәләр.

- Без җылылык белән өзеклекләр булмасын өчен вак кына тоелган ремонт эшләрен дә җиренә җиткереп башкарырга тиеш. Җылылык сезонына әзерлекне дә яз көне үк башлыйбыз. Котельныйларга ремонт, җылылык трассаларын алыштыру һәм башка эшләрне көннәр җылы чагында эшләп калу мөһим. Минем командам менә дигән, слесарь, эретеп ябыштыручы, оператор, электриклар - барысы да үз эшләренең осталары. Бер-беребезне аңлап, ярдәмләшеп эшләгәч, авырлыклар куркытмый, - ди мастер.

Фирдәвес - менә дигән гаилә башлыгы да. Җәмәгате Ольга белән ике малай үстерәләр. Тимур һәм Динар әтиләренең ял көнен көтеп алалар. Бергәләп балык тотарга, футбол уйнарга яраталар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев