Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗенең янгын сүндерү-коткару гарнизоны хезмәткәрләре көчәйтелгән режимда эшлиләр

Бу көннәрдә Әгерҗенең янгын сүндерү-коткару гарнизоны хезмәткәрләре гаиләләргә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре белән берлектә ун фатирга янгын турында белдерү җайланмалары урнаштырдылар. КӨЧӘЙТЕЛГӘН РЕЖИМДА ЭШЛИЛӘР Узган кыш Лениногорск районында булган фаҗигадән соң Татарстанда социаль яклау бүлегендә исәптә торучы күпбалалы гаиләләр белән профилактик эш алып бару көчәйтелгән иде. Бу...

Бу көннәрдә Әгерҗенең янгын сүндерү-коткару гарнизоны хезмәткәрләре гаиләләргә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре белән берлектә ун фатирга янгын турында белдерү җайланмалары урнаштырдылар.

КӨЧӘЙТЕЛГӘН РЕЖИМДА ЭШЛИЛӘР

Узган кыш Лениногорск районында булган фаҗигадән соң Татарстанда социаль яклау бүлегендә исәптә торучы күпбалалы гаиләләр белән профилактик эш алып бару көчәйтелгән иде. Бу куркыныч янгында биш бала һәм аларның 27 яшьлек әниләре һәлак булды. Шуннан соң махсус комиссия социаль яктан куркыныч хәлдә булган, өйләре мичкә ягып җылытылучы күпбалалы гаиләләргә рейдлар оештырды. Кайбер йортларга янгын чыгу турында белдерүче датчиклар куелды.

- ТР Министрлар Кабинеты күрсәтмәсе нигезендә мондый гаиләләр белән көчәйтелгән режимда эшләү дәвам итә. Узган ел безнең районга 10 датчик бирелгән иде, быел да 40 җайланма кайтты. Без шунда ук социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать иттек һәм алар социаль яктан имин булмаган гаиләләр исемлеген төзеделәр. Бүгенгә сигнализация җайланмалары әлеге гаиләләр яши торган барлык фатир, йортларга урнаштырылды, - ди Әгерҗе янгын сүндерү-коткару гарнизоны начальнигы Айрат Шәйдуллин.

МИЧКӘ ЯККАНЧЫ, ТӨЗЕКЛЕГЕН ТИКШЕР

Быел районда 21 янгында дүрт кеше һәлак булган һәм бер кеше зыян күргән.

- Ягу сезонын без яңа бурычлар белән башлыйбыз, - дип дәвам итә гарнизон начальнигы. - Хәзер авыл җирлекләрендә гидрантларны, янгын сүндерү техникасы саклана торган биналарны тикшерү һәм кышка әзерләү эше алып барыла. Машиналарны кирәк вакытта тиз генә кабызу өчен гаражларның җылытылган, аларга керү-чыгу юлларының буш булуы бик тә мөһим. Шулай ук барлык оешма җитәкчеләренә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүгә салкын карамасагыз иде дип мөрәҗәгать итәбез. Бинага илтүче юллар буш булырга тиеш. Шәхси хуҗалыкта яшәүчеләр капка алларында төзелеш материаллары сакларга яраталар. Бу да катгый рәвештә тыела!

Авыл җирлекләре башлыклары белән бергә ягу системасыннан, шул исәптән мич җиһазларыннан дөрес файдалану буенча аңлату эшләре алып барабыз. Саннар күрсәткәнчә, көзге-кышкы чорда мичкә ягу нәтиҗәсендә килеп чыккан янгыннар саны арта. Әйтик, безнең районда быел мунча мичләренең төзек булмавы нәтиҗәсендә өч янгын чыкты. "Мичкә ягып җибәргәнче, аның төзеклеген тикшерегез" дип кисәтәләр янгын сүндерүчеләр. Әгәр мичтә ярыклар барлыкка килү белән аны балчык белән сылап куегыз.

Кышкы чорда янгын чыгуның тагын бер сәбәбе - электр белән җылыту приборларыннан дөрес файдаланмау.

- Ватык прибордан файдаланудан сак булыгыз. Кайберәүләр җылыту өчен үзләре ясаган җылыткычлардан файдаланалар. Шуңа күрә Гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркынычсызлыгы район комиссиясе тарафыннан торак йортларда профилактик тикшерү уздыру турында карар кабул ителде. Ялгыз өлкәннәр һәм инвалидлар яши торган йортлар да тикшереләчәк. Әгәр әлеге йортлардагы мич җайланмалары һәм электр җиһазлары нормага туры килми икән, аларны тиешле хәлгә китерү юллары эзләнәчәк. Озын сүзнең кыскасы, эш җитәрлек. Тик бу өлкәдә чишелмәгән мәсьәлә калырга тиеш түгел. Сүз кеше тормышының куркынычсызлыгы турында бара бит, - ди сүзен йомгаклап Айрат Шәйдуллин.

Тик бөтен эшне янгын сүндерүчеләргә генә кайтарып калдырырга ярамый. Соңыннан үкенерлек булмасын өчен, үзегез дә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәгез.

Екатерина САМСОНОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев