Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗенең яшь әниләре, декрет ялында укыйсыгыз киләме?

Татарстанда өч яшькә кадәр баласы белән декрет ялында утыручы әниләргә өстәмә һөнәр бирү буенча махсус программа эшли. Белгечлегең, эш урының булса да көннәрдән беркөнне эшсез калу куркынычы да бар хәзер. Шуңа күрә декрет ялында өстәмә белгечлек алып калуың хәерле. Татастанда өч яшькә кадәр сабые булган әниләргә бушлай өстәмә һөнәри белем...

Татарстанда өч яшькә кадәр баласы белән декрет ялында утыручы әниләргә өстәмә һөнәр бирү буенча махсус программа эшли.
 
Белгечлегең, эш урының булса да көннәрдән беркөнне эшсез калу куркынычы да бар хәзер. Шуңа күрә декрет ялында өстәмә белгечлек алып калуың хәерле. Татастанда өч яшькә кадәр сабые булган әниләргә бушлай өстәмә һөнәри белем алу мөмкинлеге тудырдылар.
- Менделеев мәшгульлек үзәгенең Әгерҗе филиалында ел саен яшь әниләргә өстәмә белгечлек алырга мөмкин. Әнә, узган ел декрет ялындагы биш хатын-кыз парикмахер, сатучы, ЭВМ операторы белгечлеге алдылар. Аларның өчесе әлеге белгечлек буенча эшли дә башладылар, - ди филиал белгече Ирина Альчикова.
- Быел да өч яшькә кадәр нәние белән өйдә утыручы яшь әниләрне парикмахер белгечлегенә укытырга мөмкинлегебез бар. Декрет ялында утыручы әниләр бу мөмкинлекне кулдан ычкындырмасыннар иде. Бушлай укытканда һөнәр алып калу начар түгел бит, - ди мәшгульлек үзәгенең Әгерҗе филиалы директоры Әхсән Кәлимуллин.
Парикмахер һөнәрен үзләштерергә телисез икән, 22984 телефонына шалтыратыгыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев