Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

Рус Тат
Яшәеш

Әгерҗенең “Яшьләр“ командасы – өченче тапкыр җиңүче

Шәһәр көне һәм Тимерьюлчылар бәйрәме алдыннан район башлыгы Кубогына узучы футбол ярышларын спорт сөючеләр дә, җанатарлар да көтеп ала. Быел әлеге турнир шәһәребездә унсигезенче тапкыр уздырылды. Бер ай буе футбол кырында ир-егетләр җиңү өчен җан аттылар. 11 команда арасыннан бердәнбер авыл командасы - һәр ярышка 30 чакрымнан килеп уйнаган Сергей...

Шәһәр көне һәм Тимерьюлчылар бәйрәме алдыннан район башлыгы Кубогына узучы футбол ярышларын спорт сөючеләр дә, җанатарлар да көтеп ала. Быел әлеге турнир шәһәребездә унсигезенче тапкыр уздырылды.

Бер ай буе футбол кырында ир-егетләр җиңү өчен җан аттылар. 11 команда арасыннан бердәнбер авыл командасы - һәр ярышка 30 чакрымнан килеп уйнаган Сергей Маркитонов җитәкчелегендәге Сарсак-Омга егетләренә рәхмәт дими, ни дисең! Үзәк мәйданда бәйрәм гөрләгән көнне дә футболчыларыбыз яна-пешә стадионда ярымфинал һәм хәлиткеч финал ярышларында сыналдылар.

Егетләрнең күбесе таныш инде. Әнә, "Арарат" командасы. Бу командада күбесе - әрмән егетләре. Алар өченче урын өчен тимерьюлчыларның "Йолдыз" командасы белән уйнадылар. Ни кызганыч, ике ел рәттән призлы урынга эләккән Грайр Аракелян җитәкчелегендәге "Арарат" бу юлы дүртенчегә генә калды.

- Ярышлар бик киеренке барды. Командаларның барысы да бик көчле. Егетләр авыр җәрәхәтләр алдылар, әмма сынатырга тырышмадык. Шулай да соңгы секунд хәлиткеч роль уйнады, - ди "Арарат" өчен уйнаган Риналь Чигашов.

Бу командадан Артур Тонян, шәһәребезнең иң яхшы спортчысы Грайр Аракелян, "Йолдыз"дан машинист булып эшләүче Александр Петухов төрле номинацияләрдә бүләкләнделәр. Егетләргә район башлыгы Валерий Макаров һәм Горький тимер юлының Ижау регионы буенча начальнигы Александр Лапшин иң матур теләкләрен җиткерделәр.

Ә менә "Уңыш" һәм "Яшьләр" командасы уенчылары футбол кырына чыгарга әзерләнә. Егетләр беренче-икенче урыннар өчен уйнаячаклар. Илфат Әхмәтгәрәев җитәкчелегендәге "Яшьләр" командасының копилкасында ике җиңү бар инде. Бу уенда алар үзләрен ничек күрсәтер?

Әнә, беренче тайм башланды. Көчләр әлегә тигез. Капкачылар да бик уяу. Тупны һич кенә дә капкага якын китермиләр. Икенче таймда "Уңыш"ның капкасына ике туп очып керде. Ә соңгы ноктаны Илнар Ясәвиев куйды. Көндәшләр капкасына ул керткән туптан соң исәп 3:0 булды.

- Туганыбыз Илнар өчен көч бирергә унбиш кеше килдек. Без аның өчен чын күңелдән сөенәбез, - диде Физалия Шакирҗанова.

Илнар - әлеге команданың сакчысы. Ул - Әгерҗедәге училище студенты.

- Өченче ел уйныйм, өченче тапкыр без - җиңүче, - диде шатланып Илнар.

Гомумән, бу командада барысы да диярлек студентлар.

- Кайларда гына укысалар да, Казандамы, Самарадамы, Екатеринбургтамы - җәйге каникулда егетләрне футбол кыры очраштыра. Көн саен стадионга җыелышып, рәхәтләнеп туп тибәләр алар, - диде спорт бүлеге җитәкчесе Илшат Гайнетдинов.

"Уңыш" командасы капитаны Михаил Урюпин - "Иң яхшы капкачы" һәм һөҗүмче Динар Баһаутдинов "Җиңүгә омтылыш" номинацияләре җиңүчеләре булып танылдылар.

- Ә "Яшьләр"дән Виталий Герасимов - әлеге турнирның "Иң яхшы капкачысы" исеменә лаек, - дип сөенүләрен белдерделәр команда уенчылары һәм җанатарлары.

Өченче тапкыр "Яшьләр" командасы күчмә Кубок белән бүләкләнде.

- Егетләрнең спортка тартылуы - безнең өчен икеләтә шатлык. Без спортны үстерергә, яшьләргә якты хыялларын тормышка ашыру өчен шартлар тудырырга тиеш, - диде Валерий Макаров.

Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев