Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әгерҗенең үзәк урамын төзекләндерүдә сез дә катнаша аласыз

    21 февральдә кичке сәгать 6да 3нче мәктәпнең актлар залында Әгерҗенең К.Маркс урамын төзекләндерү буенча җәмәгатьчелек фикер алышуы булачак. Үзәк урамның ике светофор арасындагы участогының (Сәетов урамыннан алып Пушкин урамына кадәр) "ТРның иҗтимагый киңлекләрен үстерү" программасы кысаларына үзгәртеләчәге хакында газетада хәбәр иткән идек инде. Район хакимиятенә әлеге урамны яшелләндерү, ял урыннарын...

    21 февральдә кичке сәгать 6да 3нче мәктәпнең актлар залында Әгерҗенең К.Маркс урамын төзекләндерү буенча җәмәгатьчелек фикер алышуы булачак.

    Үзәк урамның ике светофор арасындагы участогының (Сәетов урамыннан алып Пушкин урамына кадәр) "ТРның иҗтимагый киңлекләрен үстерү" программасы кысаларына үзгәртеләчәге хакында газетада хәбәр иткән идек инде. Район хакимиятенә әлеге урамны яшелләндерү, ял урыннарын җиһазландыру, паркны тәртипкә китерү буенча халыктан креатив фикерләр җиткерелә башлады инде.

    Бүгенге көнгә ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман җитәкчелегендә К.Маркс урамын төзекләндерү буенча концепция эшләнде.

    Халык арасындагы фикер алышуны төрле өлкәдә эшчәнлек алып баручы вәкилләр катнашындагы фокус-төркемнәр эше форматында уздыру планлаштырыла. Шәһәребезнең киләчәгенә битараф булмаган халыкны әлеге фикер алышуда катнашырга чакырабыз.

    Белешмәләр өчен телефоннар: 89061218765, 89061144566, 89656188873.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: