Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Геройлар да туган якны сагына

2007 елдан Россия Президенты Указы нигезендә 9 декабрь Ватан Геройлары көне буларак билгеләп үтелә. Бу - Советлар Союзы Геройларын, Россия Федерациясе Геройларын, Дан һәм Изге Георгий орденнары кавалерларын хөрмәтләү, мәрхүмнәрен искә алу көне. Әгерҗе төбәгендә туып-үсеп, сугыш кырларында зур батырлыклар күрсәткән Советлар Союзы Геройлары Асаф Абдрахманов, Гали Шәмсетдинов, Борис Шабалин,...

2007 елдан Россия Президенты Указы нигезендә 9 декабрь Ватан Геройлары көне буларак билгеләп үтелә. Бу - Советлар Союзы Геройларын, Россия Федерациясе Геройларын, Дан һәм Изге Георгий орденнары кавалерларын хөрмәтләү, мәрхүмнәрен искә алу көне.

Әгерҗе төбәгендә туып-үсеп, сугыш кырларында зур батырлыклар күрсәткән Советлар Союзы Геройлары Асаф Абдрахманов, Гали Шәмсетдинов, Борис Шабалин, Зәки Солтанов исемнәре ил тарихы битләренә алтын хәрефләр белән кереп калды. Бу батыр якташларыбызны онытырга хакыбыз юк. Ә хезмәтләре белән Татарстан Геройлары исемлегенә кергән Барҗы авылында туып-үскән ике якташыбыз - Социалистик Хезмәт Герое, ветеран нефтьче Дамир ага НУРЕТДИНОВ һәм Хезмәт Даны орденының тулы кавалеры, ветеран төзүче Хәлимә ГАЗИЗОВА исән-саулар, Әлмәттә гомер кичерәләр.
Хезмәте белән республикада танылган 76 яшьлек Дамир ага нефтьчеләр каласында әле дә актив тормыш алып бара. Ул Әлмәттә "Татарстан Геройлары" башлангыч җәмәгать оешмасын җитәкли.
Якташыбыз нефть тармагында ничек танылу ала соң? Телефоннан шалтыратып, Геройның хатирәләрен тыңлап алдык:
- Язмыш мине авылдан 1958 елда нефть тармагына китерде. Башта бораулаучы булып эшләдем. Ә соңыннан 28 ел Әлмәт бораулау идарәсендә мастер булдым. Безнең бригада шул еллар дәвамында бик күп яңалыкларны сынады. Экспериментлар, сынаулар өчен өстәмә вакыт бирелмәде, план да киметелмәде. Әмма без планнарыбызны елдан-ел арттырып үтәп бардык. Эш тәҗрибәбезне Мәскәүдән КПСС Үзәк Комитеты күрсәтмәсе буенча бөтен ил өйрәнде. Без бишьеллык планны 4 ел 3 айда үтәп чыктык. Менә шул хезмәт җиңүеннән соң бирелгән исем инде ул Социалистик Хезмәт Герое. Моннан тыш та Хөкүмәт бүләкләрем күп. Хезмәт Кызыл Байрагы, Почет билгесе орденнары, СССР Дәүләт премиясе, ТАССРның һәм РСФСРның атказанган нефть һәм газ хезмәткәре исеме. Гомерем әнә шулай Татарстан нефте тармагын күтәрүгә багышланды. Намуслы хезмәтем өчен гомер көземдә олы хөрмәт тоеп яшәвемә сөенеп туялмыйм, - диде якташыбыз.
Быел 80 яшен тутырган якташыбыз Хәлимә апа Газизова да Әлмәттә хезмәте белән таныла. 1954 елда нефтьчеләр каласына килеп урнашкан Барҗы кызы төзелештә ир-егетләр генә сайлый торган иң авыр һөнәрне сайлый. Ул 34 ел ташчы булып эшли. Әлмәттә аның кулы кермәгән биналар бик сирәктер. Ул - шәһәрнең мактаулы гражданины. Якташыбызның тырыш хезмәте югары бәяләнә. Бишьеллык заданиеләрне һәрвакыт арттырып үтәп барган ташчы хатын - Хезмәт Даны орденының тулы кавалеры. Аның күкрәген Почет билгесе ордены да бизи.
Телефоннан аралашканда менә шундый хөрмәтле Герой якташларыбыз Барҗыдан чыккан авылдашларына, райондашларга кайнар сәламнәрен җиткерделәр.
- Олыгайган көннәрдә туган як, Барҗыда бергә уйнап үскән дуслар бик тә сагындыра, - диделәр Дамир ага белән Хәлимә апа. Без исә аларга:
- Җае чыкканда туган якларга кайтыгыз. Сез - туган төбәгегездә һәрчак кадерле кунак, - дидек. Хәерле озын гомер Геройларыбызга!
Рәмзия ЗАРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев