Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Геройлар кабат кайта

Салагыш мәктәбенә Советлар Союзы Герое Гали ШӘМСЕТДИНОВ, Көчек мәктәбенә батыр подводник Илгиз ӘБДРӘШИТОВ исемен бирү турындагы чараларда катнашканда "исемнәре мәңгеләштерелүгә бу батырларның рухы бик тә сөендәдер" дигән уй күңелдән китмәде. Ул укыткан мәктәп Салагыш мәктәбенә нәкъ менә Гали Шәмсетдинов исемен бирү турындагы фикер бүген генә тумаган. - Мәктәбебездә патриотик тәрбиягә...

Салагыш мәктәбенә Советлар Союзы Герое Гали ШӘМСЕТДИНОВ, Көчек мәктәбенә батыр подводник Илгиз ӘБДРӘШИТОВ исемен бирү турындагы чараларда катнашканда "исемнәре мәңгеләштерелүгә бу батырларның рухы бик тә сөендәдер" дигән уй күңелдән китмәде.
Ул укыткан мәктәп
Салагыш мәктәбенә нәкъ менә Гали Шәмсетдинов исемен бирү турындагы фикер бүген генә тумаган.
- Мәктәбебездә патриотик тәрбиягә бик зур игътибар бирелә. Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек тә күптәннән башланды инде. Һәр сыйныф мәктәптә эшләгән сугыш ветераннарының тормышын, сугышчан юлын җентекләп өйрәнде. Шулар арасыннан мәктәпкә биреләчәк исемне бергәләп сайладык. Озак фикерләшкәннән соң Гали Шәмсетдинов исемендә тукталдык, - диде мәктәп директоры Айдар Хөснетдинов.
Гали Шәмсетдинов тумышы белән Чистай районыннан. Салагыш мәктәбенә юллама буенча эшкә җибәрелгән егет 1937-39 елларда директор булып эшли. Сугыш башлану белән фронтка китә. Батыр танкист немец илбасарларын тар-мар итүдә аямыйча көрәшә. Украина тирәсендәге көчле бәрелешләрдә һәлак була. Үзе үлгәннән соң аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелә, Ленин, Кызыл Йолдыз орденнары белән бүләкләнә. Чистай шәһәрендә аңа истәлек ташы, туган авылы Яүширмәдә бюсты куелган. Чистайның бер урамына аның исеме бирелгән. Хәзер батыр каһарман исемен Салагыш мәктәбе дә йөртәчәк.
Шул уңайдан укучылар әзерләгән театральләштерелгән күренеш күңелнең иң нечкә кылларын тибрәтеп, совет солдатының яуга китү, авыл халкының тылдагы батырлыгын тасвирлады.
- Ирексездән безне шул авыр елларга алып кайттыгыз, укучылар, - дип, тәэсирләре белән уртаклаштылар кичәдә катнашкан сугыш чоры балалары Равил абый Беркутов һәм Кафия апа Тукаева.
- Чараның мәктәп музеенда узуы бигрәк тә отышлы. Музейда сугыш белән бәйле бик күп экспонатлар, авыр сугыш юлын үткән авылдашларыгызның фотосурәтләре, истәлекләре урын алган. Бу бүгенге чараның тәрбияви әһәмиятен тагын да көчлерәк итә, - диде районы башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов.
Ә район мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллина әлеге чараны авылдашларына да күрсәтергә тәкъдим итте.
- Салагышлылар үз батырларын, мәктәпнең кем исемен йөртүен белергә тиеш, - диде ул.
Батырлар - безнең арада
Көчек мәктәбенә герой исемен бирүгә багышланган чараны "Батырлар - безнең арада" дип аталган дәрес дип атарга мөмкин иде. Бу көнне укучылар белән бергәләп Бөек Ватан сугышы геройларын да искә алдык, Әфганстан, Чечня бәрелешләрендә катнашкан якташ батырларны да күз алдыннан уздырдык. Шулай да кичәнең күп өлеше шушы авыл егете Илгиз Әбдрәшитов турындагы истәлекләрдән торды. Бу юкка гына түгел: киләчәктә мәктәп нәкъ менә аның исемен йөртәчәк бит.
- Ул башкалардан бернәрсәсе белән дә аерылмаучы гап-гади, әмма бик тә тырыш укучыбыз иде. Яхшы укыды, спорт белән шөгыльләнде, мәктәп елларыннан ук үзен солдат тормышына әзерләде, - дип искә алды ветеран укытучы Гөлшат Камалиева.
- Без Илгиз белән бик якын дуслар булдык, бер парта арасында утырдык. Аның кебек дусты өчен утка-суга керергә әзер кеше башка юктыр ул, - диде авылдашы Рөстәм Төхвәтуллин.
Илгизне 1983 елда армиягә алалар. Киевта мичманнар мәктәбен тәмамлаганнан соң Мурманскига Төньяк флотка җибәрәләр. Егет су асты көймәсендә хезмәт итә.
...Ул көнне Атлантик океанга чыгып киткәнче башта әти-әнисенә хат яза, аннан фотога төшә Илгиз. Бу аның соңгы фотосы була. Су асты көймәсендә янгын чыгып, солдат барлык иптәшәрен коткара, тик үзе 24 яшендә һәлак була.
- Исеме туган мәктәбенә бирелүенә бик сөенәдер улыбызның рухы. Ул авылны, мәктәбен бик яратты. Ничә еллар узгач, аның исеме кабат туган мәктәбенә әйләнеп кайтуына без дә бик шатланабыз һәм горурланабыз, - диделәр батырның әти-әнисе Рифгать абый белән Нәкыя апа.
Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев