Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Гигант кабак

ТНВ каналыннан Саба районында кабак бәйрәме үткәрүләре һәм бер хуҗалыкта 30 килолы иң зур кабак үстерүләре турында сюжет күрсәткәндә тел шартлатып карап утырган идем. Бактың исә, үзебезнең Әгерҗедә сабалыларныкына караганда ике тапкыр зуррак гигант кабак үстерүче бар икән. Ләйсирә һәм Алик Ситдыйковларның бакчасында үскән кабак 60(!) килодан авыррак булып чыкты.

Кабакны, гадәттә, яшелчәләр патшасы, диләр. Аны юкка гына патшага тиңләмиләр. Чөнки ул бик файдалы. Кабакта кеше организмы өчен бик тә кирәкле каротин, тимер, С, В, Е витаминнары, микро һәм макроэлементлар бик күп. Йөрәге авырткан кешеләргә, йокысызлыктан интегүчеләргә кабак ашау бик файдалы. Табиблар аны көн саен ашарга, согын ясап эчәргә киңәш итәләр.
"Мин кабакның ул кадәр файдалы икәнен белеп тә бетерми идем әле. Тирес өсте буш тормасын дип утырттым. Су сибеп тордым, әлбәттә. Кем әйтмешли, ай үсәсен, көн үсте ул кабагыбыз. Үлчәп карагач, үзебез дә шаккаттык. 60 килодан артык булган бит! Бакчадан көчкә тәгәрәтеп алып кердек аны лапаска. 15-20 килолы кабакларыбыз да булды. Дусларга, туганнарга өләштем", - ди Ләйсирә ханым.
Гомумән, Ситдыйковлар бакчасында һәр яшелчә "егылып" уңган быел. Әле хәзер дә теплицаларында эре-эре татлы борычлар кызарып утыра. Октябрь уртасы булса да, хуҗабикә агачыннан гына өзеп, шундый эре кып-кызыл кура җиләге белән дә сыйлады безне. Иртә яздан кара көзгәчә бакчаңда казынмасаң, мондый уңыш алып булмый, әлбәттә. Ә бернинди эштән дә куркып тормаучы, тәвәккәл Ләйсирә ханым "бакчада эшләү җаныма тынычлык бирә", ди.
Кабак турында сүз чыккач, хуҗабикә безгә камырсыз кабак бәлеше пешерү рецептын да тәкъдим итте. Без пешереп карадык, телеңне йотардай булды. Сез дә пешереп карагыз әле.
Чуен кәстрүлгә каз яки үрдәк итен зуррак кисәкләргә турап салып, бераз кыздырып аласың. Янына урталай ярылган бәрәңге, олырак кисәкләр белән кабак, эре туралган кишер, кәбестә, суган, бераз сарымсак саласың. Бөтенесен бераз кыздырганнан соң өстенә су салып, духовкага пешәргә куясың. Бер сәгатьтә пешеп чыга. Тәмле булсын!
Кабак согы ясауның да бер җиңел ысулын да тәкъдим итәбез. Кабакның согын сок чыгаргычтан алгач, һәр литр сокка 5 аш кашыгы исәбеннән шикәр комы салып утка куярга. Әлеге массаны 90 градуска җиткергәннән соң, сүрән утта калдырып, 5 минут томалап торырга кирәк. Аннан соң стерильләнгән банкаларга тутырып, капкачлап, кышка саклар өчен салкын урынга куясың.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев