Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Гигант кабак һәм... күркәләр

Исәнбайда яшәүче Хәниф-Әлфия Ягъфәровлар бакчасындагы 52, 30, 28 килолы кабакларны күргән һәркем тел шартлата. Шартлатмаслыкмыни?! "Гомергә дә бу кадәр зу-у-ур кабаклар үстергән юк иде әле", диләр йорт хуҗалары үзләре дә. - 2-3 орлыктан үстергән үсентеләрне җәй башында тиреслеккә күчереп утырткан идем. Иртәнге кояш нурларының да, тиреснең дә, яңгырлы җәйнең файдасы...

Исәнбайда яшәүче Хәниф-Әлфия Ягъфәровлар бакчасындагы 52, 30, 28 килолы кабакларны күргән һәркем тел шартлата.
Шартлатмаслыкмыни?! "Гомергә дә бу кадәр зу-у-ур кабаклар үстергән юк иде әле", диләр йорт хуҗалары үзләре дә.
- 2-3 орлыктан үстергән үсентеләрне җәй башында тиреслеккә күчереп утырткан идем. Иртәнге кояш нурларының да, тиреснең дә, яңгырлы җәйнең файдасы да булгандыр. Кабаклар көн үсәсен сәгатьләп, ай үсәсен көнләп үсеп менә нинди булдылар. Кочак та җитми хәтта, - ди Әлфия ханым.
Берсеннән-берсе зур җиде кабак тәгәрәшеп ята. Барысы да өлгергән, авыздан су китерәләр хәтта. Әнә, берсен үлчәүгә салып караган идек 30 кило 500 грамм күрсәтте. Икенчесен Хәниф белән уллары Гадел көчкә күтәреп үлчәүгә салдылар. Анысының авырлыгы 52 кило! Вәт, ичмасам, кабак бу!
Әгәр районда "Иң зур кабак үстерүче" бәйгесе оештырылса, анда, һичшиксез, Ягъфәровлар гигант кабаклары белән җиңү яулар иде.
Гомумән, әлеге хуҗалыкта бөтен төр яшелчә, җиләк-җимеш тә уңа. Елның-елында бакчаларында бәрәңге ишелеп чыга. 15ләп төп алмагачның алмадан ботаклары сыгылып тора. "Үзләре бик юмарт, шуңа Ходай алардан берни дә жәлләми", диләр күршеләре.
Аш-суга оста Әлфия ханым өйдәгеләрне кабак бәлеше пешереп сыйларга уйлый. Өч сыерлары, бозаулар да бу тәмле яшелчәдән авыз итәрләр әле.
Күп еллар казлар үрчеткән, соңгы өч елда 18-20шәр килолы күркәләр үстерүче бу гаилә хәзер гигант кабаклар үстерүчеләр булып та тирә-якка таралыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев