Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Җил-давыл да аны сындыралмый

Язмыш адәм баласын һәрвакыт сынап тора. Берәүләр сау-сәламәт булып та, кечкенә генә авырлыклар алдында да югалып, төшенкелеккә бирелеп, үзләрен шешә белән юатырга тырышып, бөтенләй упкынга тәгәриләр, якыннарына да рәхәт күрсәтмиләр, еш кына гомерләре дә фаҗигале тәмамлана. Икенчеләр, бик авыр сынауларны да зур тырышлык, үҗәтлек белән җиңеп, тормышта үз урыннарын табалар....

Язмыш адәм баласын һәрвакыт сынап тора. Берәүләр сау-сәламәт булып та, кечкенә генә авырлыклар алдында да югалып, төшенкелеккә бирелеп, үзләрен шешә белән юатырга тырышып, бөтенләй упкынга тәгәриләр, якыннарына да рәхәт күрсәтмиләр, еш кына гомерләре дә фаҗигале тәмамлана. Икенчеләр, бик авыр сынауларны да зур тырышлык, үҗәтлек белән җиңеп, тормышта үз урыннарын табалар. Шунысы сөенечле, мондый көчле рухлы затлар бигрәк тә сәламәтлекләрен югалтканнар арасында еш очрый.
Бу язманың герое Кичкетаңда яшәүче Нургаян ага Шәрифуллин да - җилкәне җил-давылда бик каты сыналып та беркайчан зарлануны белмәүче, беркемнән дә ярдәм өмет итеп тормыйча, алтын куллары белән бик күпләр сокланырлык матур, мул тормыш алып баручы гаҗәеп көчле зат.
...Авылдашлары аның солдатка киткәнче дә бик тырыш, ыспай, пөхтә киенеп йөрүче чибәр егет чакларын яхшы хәтерлиләр. Ни кызганыч, армия хезмәте сөлек кебек авыл егетенең тормышын чәлпәрәмә китерә. Нургаян, фаҗигага очрап, умыртка сөяген зарарлый, 7 ай госпитальләрдә дәвалана. Аягына да баса алмаган иң авыр чакларда да ул әнисенә бу турыда хәбәр итми. Госпитальдән чыккач, инвалидлыктан да баш тарта. "Сәламәтләнермен дип өметләндем. Шушы яшьтән инвалид булып, эшләмичә, хөкүмәттән акча алып ятуны күз алдыма да китерми идем", дип искә ала әңгәмәдәшем ул авыр чакларын. Язмыш бигрәк аяусыз була шул егеткә. Авылга кайткач та авыртулары кимеми, киресенчә, көчәя генә. Тагын бер елга якын гомерен хастаханә койкаларында уздырырга туры килә аңа. Аннан соң да егетнең көткән өметләре акланмый. Башта икенче группа бирәләр. Ә хәзер 40 ел инде ул - беренче группа инвалид. "Нургаян абыйның катлаулы авыруыннан зарланмыйча, инде ничә еллар көчле ихтыярлы булып, җир җимертеп яшәвенә тора-тора сокланам. Сау-сәламәт булып та эшләмичә, тормышын шешәгә алыштырганнарга аның яшәү рәвешен гел үрнәк итеп куям", ди авыл башлыгы Зөлфәт Нуриев. Әйе, язмыш аны сындырып сынаса да, армия мине шулай итте, хөкүмәт ярдәм итсен дип дулап йөрүче зат түгел ул. Үз тормышын фәкать үз тырышлыгы белән корып, бәхетле гомер көзенә аяк баскан Нургаян аганың кулыннан килмәгән эше юк. Заманында мунча себеркесе әзерләп, бүрек тегеп, тәрәзә рамнары ясап саткан. Бигрәк тә агач эшенә осталыгы аңа тормышта гел ярдәм иткән.. Хуҗалыгындагы бер эшне дә кешедән эшләткәне юк. Өйләнгәнче үк менә дигән йорт торгызган, ул каралты-кураның төзеклеген әйтәсеңме. Хәзер дүрт саны тап-таза булган бик күпләрнең абзарында да бу кадәр мал юк. Ә Шәрифуллиннар хуҗалыгында терлек, кош-кортның ниндиләре генә юк:сыер, үгез, бозаулар, сарыклар, тавык-каз. Терлек азыгы әзерләү өчен тракторы да, печән чапкычы да бар. "Мин бит авылда бик бай кеше. Матди яктан дип уйлый күрмәгез. Олыгая барган көнебездә төп таянычыбыз булырдай өч улыбыз - иң зур байлыгыбыз", диде әти кеше горурланып. Чуашстан якларыннан Кичкетанга килен булып төшкән Алевтина белән үзләре кебек үк бик тырыш менә дигән уллар тәрбиялиләр алар. Салават Казанда энергетика университетында укый. Нурбулат белән Нурислам - әти-әниләренең иң зур ярдәмчеләре. Алевтинаны Нургаян ага яратып Алиям дип йөртә. Хатыны да хәзер гаиләдә гел татар хуҗабикәсе кебек. "Мөселман бәйрәмнәрен бик хөрмәт итә. Бөтен төр милли ризыкларыбызны, хәтта чәк-чәкне дә бик оста пешерә", ди әңгәмәдәшем хатыныннан уңуына сөенеп.
Язмыш тарафыннан каты сыналса да, барлык газапларны тешен кысып җиңеп чыга алган Нургаян агага бер генә нәрсә дә җиңел генә бирелмидер. Шул хәлдә дә үз бәхетен үзе кора алган бу көчле шәхес көндәлек тормышта сиңа да, миңа да, башкаларга да үрнәк.
Рәмзия Зарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев