Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Гимназия яшәрә

"80 яшьлек "әбине" яшәртү җиңел түгел шул", - дип шаярта 1нче гимназия директоры Раушания Әзиатуллина, эшнең күп булуына ишарәләп. Чыннан да, моннан 80 ел элек төзелгән уку йорты бик искергән инде. Мондый иске имән ишекләр, ягулык системасын, тузып беткән баскычларны, кечкенә тамбурны бер мәктәптә дә очратмыйсың хәзер. - Киләчәктә боларның...

"80 яшьлек "әбине" яшәртү җиңел түгел шул", - дип шаярта 1нче гимназия директоры Раушания Әзиатуллина, эшнең күп булуына ишарәләп.
Чыннан да, моннан 80 ел элек төзелгән уку йорты бик искергән инде. Мондый иске имән ишекләр, ягулык системасын, тузып беткән баскычларны, кечкенә тамбурны бер мәктәптә дә очратмыйсың хәзер.
- Киләчәктә боларның берсе дә калмаячак, - дип сөенә Раушания Наилевна. Бинаның фасадын җылытып, профнастил белән тышлаганнар. Яңа заманча ишекләр куйганнар, тәрәзәләрне өлешчә алыштырганнар. Баскычлар да ремонтланган.
- Ә керү өлешен карагыз әле сез?! Элек биредә караңгы, тар иде. Ә хәзер әнә нинди иркен, якты фойе булачак, - ди директор.
Иске бинада бәдрәф тә инде күптәннән "баш авыртуы" иде. Чөнки 500 укучы бер бәдрәфкә йөргән. Ә хәзер һәр катта аерым бәдрәф, алар барысы да заманча итеп эшләнгән. Коляскадагы инвалид укучылар өчен аерым санузел ясау планлаштырыла.
Капкадан кергәннән соң гимназиянең керү ишегенә таба юлның бик уңайсыз булганын күпләр хәтерлидер. Шаян укучылар кышын капка яныннан ук шуып китеп, ишектән дә югары тизлек белән "очып" керә торган булганнар. Болар барысы да узган заманда калган. Чөнки инвалидларга тәгаенләнгән "Уңайлы мохит" программасы кысасында капкадан ишеккә кадәр уңайлы баскычлар ясалган. Хәтта чәчәк үстерү өчен урыннар да булдырылган.
- Ә боларны кем уйлап тапты соң? - дип кызыксынабыз директордан.
- Бу - Али Шамилевич идеясе, - ди ул.
Инде аңлагансыздыр, биредә барлык ремонт эшләрен Али Ибраһимов җитәкчелегендәге "МирСтрой" төзүчеләре алып бара. Аның җитәкчелендә ремонт уздырылган объектларда сметада күрсәтелмәгән эшләрне дә башкару традициягә кергән.
- Әйтик, баскычларны ремонтлап, аның янындагы стеналарны ничек калдырасң инде?! Сметада каралмаса да, беренче каттагы идәннәрне дә өлешчә ремонтларга планлаштырабыз. Мәктәп җитәкчелегенә һәм коллективына зур рәхмәт: алар безгә һәрчак ярдәм итеп торалар, - ди Али Ибраһимов.
Гимназия "МирСтрой" төзүчеләре ремонтлаган беренче объект кына түгел. Узган елларда әлеге ширкәт төзүчеләре 4нче шәһәр һәм Кичкетаң мәктәпләрен ремонтладылар.
- Безнең ширкәттәге һәр төзүчене үз эшенең остасы дияргә була. Әйтик, Алексей Вахрушев - сантехника буенча алтын куллы белгеч, - ди Али Шамилевич. - Ул башка объектлардагы сантехника эшләрен дә һәрчак үз контролендә тота.
- Мин "МирСтрой" ширкәтендә дүрт ел эшлим инде. Шушы еллар эчендә ике күпфатирлы йортта, өч мәктәптә капиталь ремонт эшләре башкарырга, биш яңа йорт төзергә туры килде. Али Шамилевич җитәкчелегендә эшләү рәхәт, ул сүз белән дә, гамәлләре белән дә һәрчак ярдәм итеп тора, - ди Алексей.
Әйе, "МирСтрой" директоры үз объектларына көненә берничә тапкыр килеп эш барышын ныклы контрольдә тота. Хәтта төннәрен дә әлеге объектлар турындагы фикерләр тынгылык бирми аңа.
- Кайчак төннәрен уянып китәм дә, "кешеләргә уңайлырак булсын өчен тагын ни эшли алабыз" дип уйлыйм. Һәр объектта ниндидер матур эз калдырасы килә, - ди җитәкче.
Эшкә мондый караш буланда, 80 яшьлек гимназияне яшәртү дә авыр булмас төзүчеләргә.
Екатерина САМСОНОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев