Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Гимназиядә – робот

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе буенча республиканың һәр районында эксперименталь IT-класслар булдырылды. Безнең районда бердәнбер шундый сыйныф шәһәрдәге 1нче гимназиядә эшли башлады. Югары Ослан районында инновацион Иннополис шәһәре төзелүен күпләрегез беләдер инде. Киләчәктә ул Россиянең IT-башкаласы булачак диләр. Ә бу фән шәһәрчегендә эшләү өчен кадрларны бүгеннән үк әзерли башларга кирәклеге...

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе буенча республиканың һәр районында эксперименталь IT-класслар булдырылды. Безнең районда бердәнбер шундый сыйныф шәһәрдәге 1нче гимназиядә эшли башлады.

Югары Ослан районында инновацион Иннополис шәһәре төзелүен күпләрегез беләдер инде. Киләчәктә ул Россиянең IT-башкаласы булачак диләр. Ә бу фән шәһәрчегендә эшләү өчен кадрларны бүгеннән үк әзерли башларга кирәклеге көн кебек ачык. Республика шәһәр-районнарында IT-класслар ачылу укучыларның компьютер белемен тагын да күтәрү максатында эшләнде. 1нче шәһәр гимназиясендә IT-класста унынчылар белем ала.
- Укучылар бу сыйныфта информатиканы уку процессында тирәнтен өйрәнәләр. Моның өчен махсус сәгатьләр булдырылды. Уку программасына информацион куркынычсызлык нигезләрен өйрәнү, төрле проектлар эшләү кертелгән.Укучылар дәресләрдә практик белем дә алалар. Алар бу дәресләрдә киләчәктә IT-өлкәсендә уңышлы эшләү өчен бүген беренче нигез ташын салалар, - дип шатлана гимназия директоры Раушания Әзиятуллина.
Мондый заманча класс эшли башлау унынчыларны бик кызыксындырган.Аларга бигрәк тә робототехника курсы ошый. Тәҗрибәле укытучылары Гөлнара Ишпаева җитәкчелегендә алар беренче роботны да җыйганнар инде.
- Ул чакта безнең әле бернинди методик кулланмаларыбыз юк иде. Укучыларым белән бергә роботны "төртү" методы белән җыйдык. Бу балаларның уйлау, фикер йөртү сәләтен үстерергә дә ярдәм итте. Роботны ясаганда Интернет та зур ярдәм итте. Башта без роботны хәрәкәт иттердек. Ул беренче хәрәкәтләр ясагач укучыларымның йөзләрендәге шатлыкны күрсәгез иде! - ди Гөлнара Ишпаева.
- Без роботны датчиклар ярдәмендә төсләрне, предметларны аерырга, борылырга программалаштырдык. Беренче тапкыр сынап караганда бик дулкынландык. Беренче уңышларыбызны күреп ничек шатланганыбызны аңлата да алмыйм, - ди Нурия Нуруллина.
- Ирешелгәннәр белән генә тукталып калмадык. Роботыбызны көннән-көн камилләштерү өстендә эшлибез. Без аңа хәзер яңадан-яңа программалар кертәбез. IT- классның безнең гимназиядә ачылуына сөенеп туялмыйбыз, - дип кушыла әңгәмәгә Рәсилә Фәттахова.
- Көзге каникулларда информатика укытучысы Гөлнара Ишпаеваның махсус курсларда укып кайтуы да бик файдалы булган. 10 сыйныф укучылары Данир Әхмәтакиров, Регина Вәлиуллина, Әдилә Гыйльметдинова, Айдар Вәлиев Казанда "Байтик" IT-лагеренда заманча компьютер програмалары төзергә һәм аларны тормышка ашырырга өйрәнеп кайканнар.
- Уку елы дәвамында бу сыйныф укучыларының барысы да әлеге лагерьда булып, күп нәрсәгә өйрәнеп кайтачаклар, - ди гимназия директоры.
Татарстанда эшли ашлаган яңа пилот проекты бу укучыларга зур юллар ача6 Әгәр алар киләчәктә дә IT-класста шулай кызыксынып, янып-көеп шөгыльләнсәләр, аларның Россиянең киләчәк шәһәре Иннополис белгечләре булачагына өметләр зурдан.
Екатерина Самсонова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев